Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда тагын бер тарихи бинага юкка чыгу куркынычы яный


Казанның Адмиралтейство бистәсендәге Алафузовлар йорты.
Казанның Адмиралтейство бистәсендәге Алафузовлар йорты.

Казанда Адмиралтейство бистәсендәге Алафузовлар йортын сүтеп, кирпечләрен сата башлаганнар.

Бу йортның хуҗасы “Сантехприбор” әлегә җимерелеп бетмәгән диварга төзелеш материалларының сатылуы турында игълан да элеп куйган. XIX гасырда төзелгән йортның ишек алдында сату өчен әзерләп куелган кирпеч өемнәре тора.

Алафузовлар йорты тарихи бина булса да, республиканың тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелмәгән. Русиядә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова әйтүенчә, 2007 елда алар Казан шәһәре башкарма комитетына әлеге бинаны тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертүне сорап мөрәҗәгать иткән булган, әмма түрәләр кире каккан.

“Алафузовның бу йортта тору-тормавы алай артык зур әһәмияткә ия түгел. Бу бина Адмиралтейство бистәсенең тарихилыгын күрсәтүче иң төп биналарның берсе”, дип белдерә Зәбирова.

Адмиралтейство бистәсе Казанның Киров районы өлешендә. Әлеге район прокуроры ярдәмчесе Тимур Әбдриев бинаның киләчәк язмышына мөнәсәбәттә документлар туплануын әйтә. Прокуратура Татарстан мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать иткәч кенә, йортны җимерү эшен туктату карары чыгарылган.

Сүзләр күп, нәтиҗәсе күренми

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи биналар язмышын үз контроленә алса да, аларның хәле белән танышу өчен җәяүләп йөреп чыкса да, Олеся Балтусованы бу эш белән шөгыльләнүче ярдәмчесе итсә дә, биналарны төзекләндерү өчен аукционнар үткәрелсә дә көннәр узган саен тарихка тискәре карашның яңа мисаллары ачыла тора.

Тарихи биналар турында күп сүзләр сөйләнгәндә һәм 2011 ел Татарстанда тарихи һәм мәдәни мирасны саклау елы итеп игълан ителгәч, “Сантехприбор” җитәкчелеге Алафузовлар йортының киләчәге турында белгечләр һәм министрлык вәкилләре белән киңәшләшә дә алган булыр иде. Бу бинаны сүтә башлаганнарына инде өч атна вакыт үткән. Шул тирәдә яшәүчеләр тарихи һәм мәдәни биналарны саклау җәмгыятенә, прокуратурага мөрәҗәгать итмәсә, кирпечен кирпечкә сүтеп сату әле дә дәвам иткән булыр иде.

12 тарихи бинаның тәрәзә, ишек каплавычлары алынган

Күзәтүгә алынган биналарның язмышы да алай ук шәп түгел. Узган ел көз көнендә Казан үзәгендәге 55 тарихи бинаның, төзекләндерү эшләре башланганчы, кеше кереп йөрмәслек итеп ишекләре һәм тәрәзәләре такталар белән кадакланып куелган иде.

12 март көнне “Эшлекле дүшәмбе” утырышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобов 12 бинаның ишекләре һәм тәрәзәләрендәге каплавычларның алып атылганлыгын белдерде. Бу хәл узган атнада булган тикшерү вакытында ачыкланган.

Фукс йортында кунакханә һәм офислар булачак

Тарихи биналарга карата матур-матур сүзләр күп сөйләнә. Шуларның берсе, Фукс йортына караганы, бәлки, чыннан да тормышка ашар дигән өмет тә уята. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Зилә Вәлиева федераль университетның филология һәм сәнгать институты студентлары белән очрашкан вакытта, Фукс йортының яңа хуҗасы анда кечкенә кунакханә һәм офислар өчен бүлмәләр эшләячәк, дип әйтте.

Аукционда бу бинаны Эдуард Ибраһимов Казандагы уртача өч бүлмәле фатир бәясенә – 3 690 600 сумга сатып алды. Аукционнан соң Ибраһимов журналистлар белән аралашкан вакытта, Фукс йорты озакка сузмыйча төзекләндереләчәк, дип вәгъдә иткән иде.
XS
SM
MD
LG