Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә һәм Тоболда татар бүлекләре ябылу алдында


Төмән университетында татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүчеләр фольклор кичәсендә
Төмән университетында татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүчеләр фольклор кичәсендә

Мәгарифтә оптимизация сәясәте алып барылганга татар теле һәм әдәбияты укытучыларының кирәге калмады. Татар теле сәгатьләре кыскартылганга укучыларда да, ата-аналарда да ана теленә ихтирам суына бара.

Быел Төмән дәүләт университетының һуманитар фәннәр институтындагы татар теле һәм әдәбияты төркеме соңгы студентларын озата дигән сүзләр йөри. Әле яңарак кына Казаннан килгән академик Хатыйп Миңнегулов җитәкчелегендәге комиссия биш ел белем алган студентлардан дәүләт имтиханнарын кабул итте. Май аенда бакалавриатта укучылар тапшырачак. Бу соңгы татар төркеме диплом эшләрен яклагач, Себердә татар милләтенең киләчәген кайгыртачак белгечләр әзерләү тәмамлана дигән сүз.

Төмән университетында студентка кабул итү кичәсе
Төмән университетында студентка кабул итү кичәсе
Төмән университетында татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүче студентларны укытучы галимнәр Хәнисә Алишина һәм Максим Сәгыйдуллин – икесе дә бер үк фикердә. “Бүлекнең ябылу сәбәпләре: түләүсез урыннарның аз булуында. Бары тик ике урын гына бирелә. Беркемнең дә акчага татар телен өйрәнәсе килми, чөнки эш булмаганга киләчәге юк. Татарча өйрәнергә теләкләре булганнарның исә акчалары юк. Бүлек рус филологиясенә караганга алар Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында рус филологиясенә кереп укырлык итеп бал җыя алмыйлар», ди алар.

Соңгы вакытта Русиядә мәгарифтә алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә Төмәндәге авылларда 150 мәктәптән бары тик 50 мәктәп кенә калды. Шуңа күрә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да әлегә кытлык юк.

Тоболда да хәлләр яхшыдан түгел. Тобол социаль-педагогия академиясе рус-татар бүлегенә керергә теләк белдергән абитуриентлар булмау турында берничә ел элек үк чаң суга башлаган иде. Академия җитәкчеләре абитуриентларны җәлеп итәр өчен төрле ысуллар кулланып карый. Быел татар теле һәм әдәбияты белән бергә инглиз теле белгечлеген дә алып чыгачак югары белемле укытучылар әзерли башлаячакбыз дип игълан ителде.

Тобол академиясендә шагыйрь Шәүкәт Гаделша белән очрашу кичәсе
Тобол академиясендә шагыйрь Шәүкәт Гаделша белән очрашу кичәсе
Әлегә академиядә көндезге бүлектә дүртенче һәм бишенче курсларда белем алучы студентлар гына туган телләрен тирәнтен үзләштерә. Беренче курста быел беркем дә укымады, чөнки керергә теләүчеләр булмаганга төркем тупланмады. Тобол академиясендә, элек ул педагогия институты дип йөртелә иде, татар бүлеге бар куәтенә эшләгән вакытта, диссертация яклау шурасы да ачылган иде. Аның язмышының ничек буласы да әлегә билгесез. Кыскасы, Төмәндә дә, Тоболда да татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләү бетүгә таба бара.

Төмән өлкәсенең милли эшләр комитеты белгече, 15 еллап татарлар юнәлешен дә багып барган Рифкат Насыйбуллин бүлекләрне саклап югары уку йортында эшләүче укытучыларның үзләреннән тора дип әйтә.

«Барысы да үзебездән тора. Үткән гасырның туксанынчы елларындагы күтәрелеш елларында бүлекләр дә ачылды, матбугат та булдырылды, һәм башкасы... Бергәләп эшләгәнгә укучысы да табылды. Хәзер дә бергә булырга кирәк безгә. Абитуриентлар җыелсын өчен мәктәпләргә йөрегез, укучылар белән очрашулар үткәрегез, дип гел әйтә киләм. Алма пеш, авызыма төш, дип кенә утырып булмый бит. Төркемнәр бетсә, киләчәк буын алдында нык гаепле булабыз. Әлегә бергәләшеп көчебезне туплап, бюджет урыннарны бетермәс өчен булса да тырышасы иде», ди Насыйбуллин.

Тобол академиясендә укучылардан бер төркем
Тобол академиясендә укучылардан бер төркем
Әлегә кадәр өлкәдәге мәктәпләр укытучыларга кытлык кичермәде. Ел саен Төмән дәүләт университеты һәм Тобол социаль-педагогия академиясе югары белемле белгечләр белән тәэмин итеп тора иде. Үткән ел 18 белгеч укуын тәмамлады. Филологлар ана теле белән бергә рус теле һәм әдәбияты, инглиз телен укытырга, журналистикада эшләргә мөмкиннәр. Чынбарлык шуны күрсәтә - аларның барысы да мәктәпләргә бармады.

Өлкәдәге соңгы вазгыять гел татар теленә каршы булды. Берьяктан, оптимизацияне сылтау итеп татар мәктәпләре ябылды. Икенче яктан, соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны да киметелде. Мәктәпләрдә хәзер ана телен бары тик икенче сыйныфтан гына өйрәнә башладылар. Бу хәл ата-аналарны инде алга таба татар теленең артык кирәге булмаячак дигән фикергә дә этәрде.
XS
SM
MD
LG