Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай премиясе җиңүчеләре билгеләнде


Татарстан президенты каршындагы махсус комиссия быелгы Тукай дәүләт премиясе җиңүчеләрен билгеләде. 2004 елдан бирле беренче тапкыр бары бер генә премия тапшырылачак.

Татарстан президенты матбугат үзәге хәбәр итүенчә, аны «Кол Шәриф» мәчет комплексын булдырган сигез кеше алачак. Бу - И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров.
XS
SM
MD
LG