Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Фәләхиев эше тагын тоткарлана


Милициядә кыйнап үтерелгән Ринат Фәләхиев
Милициядә кыйнап үтерелгән Ринат Фәләхиев

Өч ел элек Казанның “Азино-2” полиция бүлегендә үлгән 27 яшьлек Ринат Фәләхиевнең әнисе: “Улымның үлемен ачыклау эше бик акрын бара, алга китеш юк”, ди. Илсөяр ханым әйтүенчә, яңа тикшерүче хәтта полиция бүлегендә эшләүчеләрнең исемнәрен дә белми.


Ринат 2008 елның 27 декабрендә дуслары белән сессия тәмамлауны бәйрәм итәргә дип Казанның бильярд клубларының берсенә бара. Мәҗлес төгәлләнгәч, клуб администраторы “Сезнең бурычыгыз бар, хәзер милиция чакыртам” дигән сүзләр белән клубка милиционерларны чакырта. Ринатны “Азино-2” бүлегенә алып китәләр.

Төн уртасында Фәләхиевлар фатирында телефон шалтырый. Трубканы алган Илсөяр ханымның беренче ишеткән сүзләре: “Сез чыннан да президент аппаратында эшлисезме?” дигән сорау була. “Улыгыз полиция бүлегендә. Ресторанда утырган өчен бурычы бар. Түләсәгез, аны иреккә җибәрәбез”, дигән сүзләрне ишетүгә Илсөяр Фәләхиева бильярд клубына ашыга.

Илсөяр Фәләхиеваның өмете көннән-көн сүнеп бара
Илсөяр Фәләхиеваның өмете көннән-көн сүнеп бара
Клубка килү белән ул тиешле сумманы түли. Администратор “Хәзер мин аларга шалтыратам да, Ринатыгызны чыгарырлар”, дип “Азино-2” бүлегенә шалтырата.

“Тик ул теге яктагы җавапны ишеткәч, аптырап китте. “Хәзер милиционерлар монда үзләре килә” диде”, дип сөйли Илсөяр ханым.

Бильярд клубына килгән милиция хезмәткәре Фәләхиевага берни аңлатмый. Клубтан да чыгармый. Ниһаять, 40 минут чамасы узгач, алар “Азино-2” бүлегенә юл тота. Анда Илсөяр ханымга “Улыгызны хәзер чыгарырбыз” диләр. Тик бер сәгать көткәннән соң, Илсөяр Фәләхиевага коточкыч хәбәрне җиткерәләр. “Сезнең улыгыз үлгән. Ул үз-үзенә кул салган”, диләр аңа.

Карга күзен карга чукымый

Ринат тәнендә нинди җәрәхәтләр булганын Илсөяр ханым “Азатлык” хәбәрчесенә биргән видеоинтервьюсында бәйнә-бәйнә сөйләде.

Ринат Фәләхиев эше тукталып калды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:15 0:00
Улының үлемендә гаепле булган кешеләрне табарга, аларны җаваплылыкка тартырга тырышып, Фәләхиевләр гаиләсе 3 ел дәвамында кемгә генә мөрәҗәгать итми. Ахыр чиктә Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиевка хат языла. Шуннан соң гына Ринатның үлеме буенча җинаять эше кузгатыла. Тик ул бернинди нәтиҗәләр китерми.

“Азино-2” бүлегендә Ринатны кыйнаучыларның исемнәрен бик яхшы беләләр. Тик гади милиционерлар миңа үзләре килеп “Барысын да беләбез. Әйтә генә алмыйбыз” дип әйтте. Күрәзәчегә дә бардым. Ул “Синең улыңны үтергән кеше бу эштән ләззәт алып аны кыйнады” дип сөйләде. Хәер, мин үзем дә инде аның үлеменә катнашы булган кешенең күзенә карап “Улымның ни гаебе бар соң?” дип сорадым. Ул миңа күзен йоммыйча: “Синең балаң булганын белгән булсам, аңа мәңге тимәс идем”, дип җавап кайтарды", ди Илсөяр Фәләхиева.

Казанга Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин килгәч, Илсөяр Фәләхиева аңа барысын да сөйләп бирә. Ул җинаять эшен яңадан кузгатырга куша. Тик Бастрыкинның килүеннән инде бер айдан артык вакыт узса да, җинаять эшендә әле һаман алга китеш юк.

“Яңа тикшерүче Әслам Халиков белән беренче тапкыр очрашкач, ул миңа: “Сезнең улыгыз милициягә социаль яктан әзер булмаган”, дип әйтте. Аптырап калдым. Ничек инде? Милициягә эләккән кешеләр аңа әле әзер дә булырга тиешмени? Кыскасы, улымның үтерүчеләрен ачыклауда өметем көннән-көн сүнә бара."
XS
SM
MD
LG