Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Идлиб вилаятендә ут ачып кимендә 11 кеше һәлак булган


Сүрия төньягындагы Идлип вилаятендә кешеләр яшәгән җиргә артиллериядән ут ачып кимендә 11 кеше һәлак булган. Үлүчеләр арасында балалар һәм хатын-кызлар да бар дип хәбәр ителә.

Бу хакта Лондондагы Сүрия хокук яклаучылары белдерә. Утны кем ачканлыгы билгеле түгел. Бәйсез чыганаклардан хәбәрләр юк.

Кичә шулай ук Идлиб вилаятендә ике интихарчы махсус хезмәт биналары янында бомба шартлатты. Кимендә тугыз кеше һәлак булды, дистәләгән кеше яраланды.

Сүриядә 12 апрельдән бирле хөкүмәт көчләре һәм кораллы оппозиция ягыннан ут ачмау кертелгән. Әмма бу халәт гел бозылып тора. Илгә БМОның 16 күзәтүчесе килде. Алар килешүнең үтәлешен күзәтә һәм елдан артыкка сузылган сәяси низагны җайга салу юлларын әзерли.
XS
SM
MD
LG