Accessibility links

Кайнар хәбәр

Талибан сугышны туктатмый


Кабулда шартлау, 2 май 2012
Кабулда шартлау, 2 май 2012

АКШ президенты Барак Обама Әфганстанга көтелмәгән сәфәре барышында “сугыш бетә” диде. Әмма ул киткәч тә Кабулда шартлаулар булды.

АКШ президенты Барак Обама Әфганстанга 1 май кичендә килеп, икенче көнне иртән китте. Алдан игълан ителмәгән бу сәфәре барышында ул "сугыш бетә, Әл-Каиданы җимерү вакыты якынлаша", дип белдерде.

Обама һәм Әфганстан президенты Хәмид Карзаи 2014 елда илдән халыкара гаскәрләр чыгып киткәннән соң Әфганстан белән АКШ арасында мөнәсәбәтләрне көйләгән килешүне имзалады. Хезмәттәшлек иминлек, ил белән идарә итү һәм икътисад өлкәләрендә дәвам итәчәк.

“Әлеге килешү нигезендә әфганнарга төрле яклы ярдәм күрсәтәчәкбез. Әмма без бу илдә хәрби базалар ачарга да, шәһәр һәм тауларына үз гаскәрләребезне куярга да җыенмыйбыз”, диде Обама.

АКШ гаскәрләрне чыгаргач, Әфганстанга кимендә ун ел финанс ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә.

АКШ һәм Әфганстан президентлары килешүгә кул куйды
АКШ һәм Әфганстан президентлары килешүгә кул куйды
Бүгенге көндә Әфганстанда АКШның 87 мең хәрбие хезмәт итә.

Обама Әфганстанга Әл-Каидәнең элекке җитәкчесе Осама бин Ладен үтерелүенең бер еллыгы тулган көнне килде.

АКШ җитәкчесе китеп берничә сәгать үтүгә Кабулда шартлаулар яңгырады. Аларның берсендә яраланганнар арасында иртән мәктәпкә барган балалар да бар. Һөҗүмнәрдә алты кеше һәлак булды, 20ләп кеше яраланды.

Сугышчылар хатын-кызлар хиҗабыннан булган. Һөҗүмнәрнең бер өлеше халыкара оешмалар урнашкан аеруча нык сакланган “яшел зонада” булган дип хәбәр ителә.

Атышларда сугышчыларының барысы да атып үтерелгән. Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны үз өстенә Талибан алды һәм аларны "Обаманың сәфәренә безнең җавап" дип атады.
XS
SM
MD
LG