Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Марш миллионов”ны оештыручылар Мәскәү мәриясеннән җавап көтә


“Марш миллионов”ны оештыручылар әлегә кадәр Мәскәү мэриясе рөхсәтен ала алмауларын белдерә. Алар Владимир Путин инаугурациясе алдыннан 6 майда чара үткәрергә теләгән иде.

“Сул фронт” лидеры Сергей Удальцов мэрия шушы берничә сәгать эчендә мәсьәләне хәл итәргә мөмкин дип тә белдерә. Удальцов үзенә Мәскәү мэриясендәге бер түрәнең шалтыратуын әйтә.

“Сул фронт” лидеры сүзләренчә, әгәр хакимиятләр рөхсәт бирмәсә, оештыручылар чараны үзләре теләгән урында үткәрәчәк.

Килештерү берничә көнгә сузылды. Оештыручылар башта Тверь урамыннан барып, аннан Манеж мәйданында митинг үткәрергә теләгән иде. Хакимият Җиңү парадына әзерләнәсе бар дип моның белән килешмәде.

Социаль челтәрләрдә берничә мең кеше бу чарада катнашачагын белдерде. Башка шәһәрләрдән дә Мәскәүгә килергә теләүчеләр бар.
XS
SM
MD
LG