Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин вафатын Уфада да авыр кичерәләр


Күргәзмәдә очрашу. Басканнар: Ринат Закиров (с), Ринат Таҗетдинов, утырганнар: Әзһәр Шакиров (с), Вәкил Шәйхетдинов, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев
Күргәзмәдә очрашу. Басканнар: Ринат Закиров (с), Ринат Таҗетдинов, утырганнар: Әзһәр Шакиров (с), Вәкил Шәйхетдинов, Туфан Миңнуллин, Равил Шәрәфиев

Татар халкының асыл улы, талантлы әдип Туфан Миңнуллинның вафаты хәбәре Башкортстан татар җәмәгатьчелеген дә тетрәндерде. Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре үзләренең чираттагы утырышында Туфан аганы олылап искә алды.


Милләтнең олуг шәхесе Туфан Миңнуллин Башкортстанга еш килә иде. Төрле бәйрәмнәргә хөрмәтле кунак итеп чакырылды. Ә инде Башкортстан театрларында әсәрләре сәхнәләштерелгәндә спектакльләр премьераларына һәрчак үзе килеп рәхмәт әйтергә тырышты Туфан Миңнуллин.

Соңгы елларда да Туфан аганың тирән фикерле әсәрләре республика театрлары тарафыннан һәрдаим сәхнәләштерелде. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры соңгы эше итеп аның “Мулла” әсәрен сәхнәгә куйды һәм ул зур уңыш белән бара. Шулай ук Башкорт милли яшьләр театры, Уфа “Нур” татар дәүләт театры, Туймазы татар театры һәм башка театрлар сәхнәләрендә Туфан аганың үлемсез яңа әсәрләре дөнья күрде.

Туфан Миңнуллинны Башкортстанда гел күтәреп алдылар дип әйтеп булмый. Татар милләте язмышы өчен борчылган һәм аны яклау өчен кыю сүзләр әйткән әдип һәм дәүләт эшлеклесе Башкортстан татарларының кискен проблемаларына да күз йомып кала алмады. Уфа татарлары хокукларын яклап ясаган чыгышлары өчен, Башкортстанның элекке хакимиятләре тарафыннан “теләнмәгән шәхес” – персона нон-грата дип игълан ителде ул. Шул хәлдән соң хәтта Уфа “Нур” татар театрында әзерләнеп беткән спектакле премьерасын да тыйдылар. Әлеге тыю берничә ел дәвам итте. Ләкин барыбер аек акыл өстен чыгып, талант иясенә Уфага килергә һәм әсәрләрен сәхнәләштерүгә юл ачылды.

Туфан Миңнуллин. Вәкил Шәйхетдинов рәсеме
Туфан Миңнуллин. Вәкил Шәйхетдинов рәсеме
Уфадагы танылган рәссам Вәкил Шәйхетдинов соңгы ике ел эчендә татар халкының күренекле шәхесләре портретларын иҗат итте. Алар арасында данлыклы щепкинчылар портретлары да бар. Вәкил Шәйхетдинов шушы сурәтләре күргәзмәсен Казанда 20 апрель көнне ачкан иде. Ул тантанага Туфан Миңнуллин һәм башка олуг шәхесләр килгән.

“Әле яңа гына, күргәзмәмне ачканда, күрешеп ихлас сөйләшкән идек, бергә фотосурәткә дә төштек. Һаман да ышанасы килми Туфан аганың арабыздан китүенә”, ди Вәкил Шәйхетдинов. Аның әйтүенчә, татар халкының киләчәк язмышы өчен борчылып, югары мөнбәрләрдән кыю сүзләрен әйтүче, тәгаен гамәлләр башкаручы гаярь шәхесләр фанилыкка күчә. “Аларның көрәшче байрагын үз кулларына алучы кыю яшьләр мәйданга килерме, менә нинди сорау борчый хәзер”, ди Вәкил әфәнде.
XS
SM
MD
LG