Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә оппозиция парламент сайлавына бармаска чакыра


Сүриядәге төп оппозицион фиркаләр дүшәмбе көнне үтәчәк парламент сайлавына бармаска чакыра. Оппозиция аны сайлауга пародия дип атый һәм “альтернатив” парламент оештыруын белдерә.

Әш-Шарк әл-Аусат газетында басылган белдерүдә альтернатив парламент беренче чиратта өч ай элек булдырылган яңа конституцияне гамәлдән чыгарып 1950 елгы конституцияне торгызачак, диелә.

Илдән качарга мәҗбүр булган Сүрия оппозиционерлары да халыкны сайлауга бармаска чакыра.

Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, якшәмбегә каршы төндә илнең көнчыгышындагы Дейр-әл-Зур вилаятендә хөкүмәт көчләре белән кораллы оппозиция арасында каты бәрелешләр булган.

Лондонда урнашкан Сүрия кеше хокукларын күзәтү үзәге белдерүенчә, Сүриядә атышларны туктату килешүе гамәлгә кергәннән соң инде 600-дән артык кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG