Мәскәү кирмәненең Зур залында Владимир Путин президент анты китерде. Тантанага өч мең кеше чакырылган иде. Алар арасында хөкүмәт вәкилләре, Дәүләт думасы депутатлары, Конституция мәхкәмәсе хөкемдарлары, Путинның сайлау штабы вәкилләре, дипломатлар, дини җитәкчеләр, фән һәм мәдәният хезмәткәрләре бар иде.
Владимир Путин өченче тапкыр Русия башлыгы итеп сайланды. Бу юлы аның президентлык мөддәте алты ел дәвам итәчәк.
Элекке президент Дмитрий Медведев хөкүмәт башлыгы булыр, дип фаразлана.
Владимир Путин өченче тапкыр Русия башлыгы итеп сайланды. Бу юлы аның президентлык мөддәте алты ел дәвам итәчәк.
Элекке президент Дмитрий Медведев хөкүмәт башлыгы булыр, дип фаразлана.