Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин беренче фәрманнарын имзалады


Бүген президент вазифасына керешкән Владимир Путин инде берничә фәрманга кул куйды һәм хөкүмәткә күрсәтмәләр бирде.

Ел азагына кадәр хөкүмәт сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм халыкны социаль яклауның дәүләт программаларын расларга тиеш. Моннан тыш хөкүмәт быелның сентябрь аена кадәр балалар бакчаларына чиратларны бетерү юлларын табарга тиеш булачак.

Путин 2012 елның июнь аена кадәр аз керемле студентларның стипендияләрен минималь яшәү күләменә җиткерү турында фәрманга кул куйды.

Шулай ук Путин Дмитрий Медведевны премьер-министр урынына тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG