Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиде таҗик хаҗга җәяү бара


Таҗикстаннан җиде мөселман кешесе Әфганстан чиген узып хаҗга юл алды. Бу сәфәрне алар тулысынча җәяү үтмәкче.

Таҗикстаннан Согуд Гарәпстанына 4600 чакрымлык юл дүрт ил аша, шул санда Әфганстан һәм Пакстан аша үтә. 60 яшь чамасы булган ирләр транспорт һәм сәяхәт иминиятенә (страховкага) акчалары булмауларын, төннәрен мәчетләрдә уздырачакларын әйтте.

Барысы да алдан планлаштырганча барса, мөселманнар Мәккәгә хаҗ башланганда октябрь аенда килеп җитәргә тиеш. Төркемне инде бу юлны җәяү үткән Абдулазиз Рәҗәбов исемле кеше җитәкли. Таҗикстан хакимиятләре мөселманнарга виза алырга ярдәм итте.
XS
SM
MD
LG