Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшктә шартлауларда дистәләгән кеше һәлак булды


Сүрия башкаласының көньягында иртән булган ике каты шартлауда дистәлгән кеше һәлак булды, тагын да күбрәге яраланды. Лондондагы хокук яклаучылар сүзләренә караганда, һөҗүмнәр Сүриянең күзләү хезмәтләренә каршы оештырылган булган. Шартлаулар булган урамда хәрби күзләү идарәсе урнашкан.

Рәсми мәгълүмат чаралары шартлауларны “террорчылар” оештырган, дип хәбәр итте.

Һөҗүм булган урынны БМОның Сүриядәге вәкилчелеге башлыгы Роберт Моод барып карады. Ул утырган машина барган юлда да чәршәмбе көнне шартлау булды. БМО вәкилләренә зыян килмәгән, алар белән бергә барган Сүрия хәрбиләренең алтысы яраланган.

Халыкара вәкил Кофи Аннан тәкъдим иткән тынычлык планының кабул ителүенә карамастан, илдә көч куллану дәвам итә.
XS
SM
MD
LG