Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мәчетләрне җимерү фәрманына 270 ел тулды


Русиядә мәчетләр берничә тапкыр күпләп юк ителүгә дучар була. 1742 елгы фәрманнан соң әлеге вәхшилекне тасвирлаучы сурәтләр юк. Әлеге фото 1936 елда большевикларның мәчет җимерүләрен тасвирлый.
Русиядә мәчетләр берничә тапкыр күпләп юк ителүгә дучар була. 1742 елгы фәрманнан соң әлеге вәхшилекне тасвирлаучы сурәтләр юк. Әлеге фото 1936 елда большевикларның мәчет җимерүләрен тасвирлый.

1742 елның 10 маенда татар мөселманнарының рөхсәтсез төзелгән мәчетләрен җимерергә дигән фәрман чыга.


Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, дәүләтнең мөселманнарга каршы сәясәте әле бүген дә дәвам итә, хәзер бу кара эш мәчет төзергә рөхсәт бирмәү ысулы белән алып барыла.

– 1740 елның 11 сентябрендә чукындыру фәрманы чыкканнан соң, Русиядәге бөтен төбәкләрдә дә христианлаштыру сәясәте көчәеп китә, әмма нәтиҗәсе төрле халыклар арасында төрлечә була. Чуашлар, марилар, удмуртлар арасында бу сәясәт яхшы нәтиҗә бирсә дә, татарлар арасында чукынучылар алай артмый. 1741-42 елларда татар мөселманнар арасында чукынучылар күп түгел, йөздән әз генә артыграк. Ә башка милләтләр меңәрләп чукыналар.

– Нигә татарлар христиан диненә әз, ә башка халыклар күпләп кергән?

– Мин моны дин белән аңлатам. Урыслар христиан диненә кергәнгә караганда татарлар ислам диненә элегрәк кергән. Мәҗүсиләрдә исә башка дингә күчү җиңелрәк булган, күрәсең. Русиядә бу фәрман чыкканчы элегрәк тә күптән үк татарлар арасында христианлаштыру эше алып барылган. Элек тә аның нәтиҗәсе зур булмаган. Татарларның чукынмауларын мин ислам диненең көчле булуы белән аңлатам.

– Бу эшләре барып чыкмагач, димәк, яңадан бер фәрман чыгару кирәк дип табалар күрәсең?

– Әйе, барып чыкмый. Христианлаштыруны оештырган Дмитрий Сеченев – ул Зөядә монастырь һәм керәшен конторы башлыгы була. Ул берничә мәртәбә Мәскәүгә үз тәкъдимен җибәрә. Ул татар мөселманнары арасында христианлаштыруны көчәйтү юнәлешендәге тәкъдим була. Мәчетләрне җимерергә дигәне алар арасыннан иң әһәмиятлесе дип табыла. Алар мөселманнарны муллалар тота, мәчетне бетерсәк, мулла юкка чыга, мулла юкка чыкса, авылда дин дә бетә дип уйлыйлар. Авылда дин тота торган урын булмый дигәнрәк сыман була инде бу. Шулай дип фикер йөрткәннәр, күрәсең. Сеченов берничә мәртәбә тәкъдим ясаган һәм ул хуплана.

1742 елның 10 маенда Синод татар авылларындагы мәчетләрне җимерү турында фәрман чыгара. Анда сүз рөхсәтсез төзелгән мәчетләрне җимереп ату турында бара.

– Ул вакытта мәчетләр рөхсәт белән төзелгән булганмы?

– Казан татарларында һәм башка төбәкләрдәге мөселманнар арасында Русия хөкүмәте рөхсәте белән төзелгән мәчетләр булмый. Гомумән, андый рөхсәт бирелмәгән. Алар элекке заманнардан сакланып калган булган, йә авыл халкы үз теләге белән төзегән булган һәм алар эшләп килгән. Бер җирдә дә, бернинди рәсми кәгазь юк.

Мин монда тагын шуңа игътибар итәсем килә, хәзерге көнгә кадәр татар мәчетләрен җимерү фәрманы 19 ноябрьдә чыккан дигән фараз бар. Ул дөрес түгел. Аның асылы шунда, 1742 елдагы 19 ноябрь указы да бар, әмма аңа кадәр 10 майда Синод тарафыннан мәчетләрне юк итү фәрманы чыккан булган инде.

– Бу эшкә беренче булып кайда керешәләр?

– Мәчетләрне җимерү Казанда Татар бистәсендә башлана. Ул вакытта Татар бистәсендә 300дән артык йорт исәпләнгән. Анда дүрт мәчет булган. Кайбер документларда биш мәчет бар дигән мәгълүмат та бар. Мин бу сан шиклерәк дип уйлыйм. Чыны дүрт мәчет булырга тиеш. Чөнки Мәскәүдә борынгы актлар архивы бар. Анда мин Казан губернасыннан хисап эзләп таптым. Ул 100 биттән артыграк булган документ.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев
​Без аны үз вакытында Рәшит Галләм белән икәүләп эшкәртеп "Гасырлар авазы" журналында бастырып чыгардык. Анда кайда нинди мәчетләрнең җимереп атылганлыгы бик яхшы күрсәтелгән. Ул документ 1743 елның ахырында төзелгән. Мәчетләрне җимерә башлагач, бер елдан соң Сенатка хисап җибәрелә. Анда Казан өязендәге 536 мәчетнең 418е җимерелде дип язылган. Мәчетләрнең язмышы төрле авылларда төрлечә булган. Кайбер авылларда мәчет сакланып калган, ә кайберләрендә юк ителгән. Ни өчен җимерелгән, ни өчен сакланып калганын мин хәзергә кадәр ачыклый алмадым.

– Бу мәчетләрне җимерү халык каршылыгыннан башка гына узмагандыр?

– Әлбәттә.

– Каршылык күрсәтү турында берәр документ бармы, мәчет җимерү ничегрәк тасвирлана?

– Мәчет җимергәндә халыкның каршы чыгуы турында турыдан-туры булган язмаларны таба алмадым. Әйтергә кирәк, мәчетләрне җимерергә җибәрелгән команда белән бергә солдатлар да бара. Солдатлар җибәрелгәч, мәчетләрне җимерүне оештырган кешеләр татар халкының моңа каршы булачагын аңлаган. Кораллы солдатлар һәм офицерлар белән бергә килгән кешеләр мәчетләрне җимергән.

Кемнәрнең һәм ничек итеп җимерүләре турында документлар күп түгел. Шулай булуга карамастан, сирәк кенә булса да документлар сакланган. Мисал өчен, 1750 елларда Касыйм шәһәрендә мәчет булган урынны урыс алпавыты сатып алган һәм бу мәчетне җимереп чиркәү сала башлаган. Бер татар морзасы җитәкчелегендәге Касыйм татарлары монда килеп мәчетне җимереп яткан кешеләрне кыйнап атканнар һәм аларны тотып: "Безнең мәчетне җимерәләр" дип әйтеп, шәһәр идарәсенә алып килгәннәр. Әлбәттә, алар мәчет җимерүне туктата алмаган. Мәчет кирпеченнән чиркәү салынган. Әнә шундый документ та бар.

Авылларда хәлнең ничек булуы турында мин документ таба алмадым. Тик җимерелгән мәчетләр урынына яңа мәчетләр салу үтенече белән язылган документлар бар. Иң беренче булып Татар бистәсендә җимерелгән дип әйттем. Бу хәл 1742 елның җәендә, фәрман Казанга килеп җиткәннән соң була. 10 майда чыккан фәрман, бәлки, монда бер айдан соң ук килеп җиткәндер. Шул килү белән җимереп атканнар һәм сентябрь аенда бер татар абзые Сенатка үтенеч җибәргән. Ул: "Җимерелгән дүрт мәчет урынына безгә яңа мәчет төзергә рөхсәт итегез, чөнки татар мөселман кешесе мәчетсез яши алмый, безнең дога кыла торган урыныбыз юк", дип язган. Бу үтенеч канәгатьләндерелмәгән. Сенат бу кәгазьне алганнан соң 19 ноябрьдә яңадан фәрман чыгарган. Анда: "Әгәр берәр җирдә мәчетләр җимерелмәгән икән, аны җимереп бетерергә" диелгән. Ул заманда бу эштә Синод та, Сенат та зур роль уйнаган. Ул замандагы ике югары орган да мәчетләрне җимерү турында фәрман чыгарган.

– Мәчетләрне җимерү берәр нәтиҗә биргәнме? Татарлар арасында чукынучылар артканмы?

– Мәчетләрне җимерү уңай нәтиҗә бирмәгән. Татар халкы арасында христиан диненә күчү артмаган, ә киресенчә, 1742 елда 50ләп кеше генә христиан диненә күчкән. Бу элекке ел белән чагыштырганда ике мәртәбә аз дигән сүз. Шулай итеп, мәчетләрне җимерү кире нәтиҗә генә биргән.

– Рус дәүләтенең бу гамәлен ничек бәяләргә була?

– Беренчедән, бу мөселман халкының чын мәгънәсендә фаҗигасе, ә икенчедән, бу коточкыч вәхшилек. Мин тарихта тыныч вакыттагы башка мондый вәхшилекне белмим. Сугыш та юк, бернәрсә дә юк, тыныч вакытта мәчетләрне җимереп ату тарихта булмый торган бер вакыйга ул. Бу аянычлы язмышны без онытырга тиеш түгелбез.

– Тарих тарих инде, әмма шул ук вакытта ул ниндидер бер сабак та. Бу 270 ел элек башланган сәясәт бүгенге көнгә нинди сабак бирә?

– Кызганыч, адәми зат тарихтан бернинди дә сабак алмый. Хәзер дә мәчетләргә килгәндә тискәре сәясәт бара. Русиядә күп кенә төбәкләрдә мөселманнарга мәчет төзергә рөхсәт бирмиләр. Мәскәүдә дә, башка төбәкләрдә дә шул ук хәл. Бу хакта язгалап та торалар. Мин хәзерге заманда да шул ук әйбер кабатлана гына дип әйтәм. Безнең Русиядә бары тик бер дингә генә яхшы караш. Башка диннәр чит дин итеп карала.

Дин мәсьәләсе, әлбәттә, бик катлаулы әйбер. Монда аның турында турысын әйткән кешене яратып бетермиләр. Бигрәк тә тарихи хәтерне яңарткан кешене яратмыйлар. Тарихи нинди сабак бирә дигәннән, без бернинди сабак та алмыйбыз, чөнки тарихи хәтердә сакланмаган ул, без ул хәтерне яңартмыйбыз. Без тарихи хәтерне ясалма әйберләр белән генә яңартырга тырышабыз. Безнең чын тарихыбыз ул яхшырак сабак бирә, тик тарихтан сабак ала белергә генә кирәк.

* * * *

Татар халкының бу аянычлы язмышы Гаяз Исхакый әсәре нигезендә төшерелгән "Зөләйха" фильмында да тасвирлана.

XS
SM
MD
LG