Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тукайны гарәп дөньясына танытырга телим"


Әшрәф Әбү әл-Йәзид Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка үзенең китабын тәкъдим итә. Казан, 2011 ел
Әшрәф Әбү әл-Йәзид Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка үзенең китабын тәкъдим итә. Казан, 2011 ел

Габдулла Тукайның "Шүрәле" әсәрен гарәп теленә тәрҗемә иткән шагыйрь, журналист, “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбү әл-Йәзид белән әңгәмә.


Габдулла Тукайның "Шүрәле"се гарәп дөньясында да популярлыкка иреште. Әсәрне тәрҗемә иткән шагыйрь, журналист, танылган “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире Әшрәф Әбү әл-Йәзид бөек татар шагыйре шигъриятен яратучылардан. Татар сәнгать һәм мәдәният әһелләре белән тыгыз элемтәдә булган Йәзид республиканың зур мәдәни чараларын калдырмый. Шуларның берсендә Әшрәф әфәнде белән очрашып әңгәмә кордык.

– Әшрәф әфәнде, Көнчыгышта татар мәдәниятен таныйлармы?

– Бүгенге көндә Татарстан һәм аның мәдәнияте күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан киң яктыртыла. Татар халкы турындагы язмалар гарәп газета-журналларында дөнья күрә, ләкин таныту күбрәк телевидение аша бара. Бу өлкәдә гарәпчә хәбәр иткән “Русия әл-Йәүм” (“Russia Tuday”) каналының роле аеручы зур. Гарәп дөньясы аның аша Русиядә яшәгән халыклар тормышы белән танышып бара.

Республикада зур вакыйгалар булганда без Татарстан турында ишетмичә калмыйбыз. Мисал өчен, Татарстан президентына Фәйсал патша исемендәге бүләк бирелгән иде. Гарәп матбугаты һәм телеканаллары республика турында күп мәгълүмат бирде. Мин 6 ел элек бу хәбәрне ишеткәч, Татарстан белән кызыксына башладым, аннан соң үзем дә килдем. Сәфәрем Сабантуй көннәренә һәм башка мәдәни чараларга туры килүе татар халкын яхшырак таный башлавыма ярдәм итте.

– "Шүрәле"не гарәпчәгә тәрҗемә итү фикере ничек килде?

– Татарстаннан бик күп китап алып кайттым. Кайберсен сатып алдым, кайберсен бүләк иттеләр. Шулар арасында Шүрәле турында да китап бар иде. Кызганычка каршы, "Шүрәле"нең гарәпчәгә тәрҗемәсе бик яхшы түгел, анда лексик һәм грамматик хаталар күп иде. Ә минем “Шүрәле” әсәрен гарәп халкына танытасы килә иде. Шуңа күрә ул хаталарны төзәтергә теләдем.

Соңыннан Тукай турында күбрәк укыдым. Аның шәхесе һәм шигърияте, татар фольклорына нигезләнгән “Шүрәле” әсәренең татар халкы өчен никадәр әһәмиятле булуын белдем. Минемчә, ул шундый җиңел генә язылган әсәр булса да, анда халыкның рухына якын булган мотивлар бар.

“Шүрәле” – Тукайның антропология өлкәсендә яхшы белгеч булуын да күрсәтә. Аның үсемлекләр исемнәрен никадәр төгәллек белән шәрехләвенә игътибар итегез. Шагыйрьнең әйләнә-тирә мохит белән кызыксынуы, аңа күп әһәмият бирүе, аны документлаштырып калдырырга теләве ачыктан-ачык күренә. Бу миңа бик кызык тоелды.

– “Шүрәле”нең сез тәрҗемә иткән версиясе гарәп укучысында нинди фикерләр калдырды?

“Әл-Гарәби” журналы “Шүрәле”нең гарәпчәсен аерым китапчык итеп чыгарды
“Әл-Гарәби” журналы “Шүрәле”нең гарәпчәсен аерым китапчык итеп чыгарды
– Минем нәширем татар шагыйренең тәрҗемәсен тәүге тапкыр бастырган иде. Шуңа күрә, дөресен генә әйтим, Тукай шигъриятен минем кебек якын итүче, ошатучы булмагандыр. Миңа “Шүрәле”нең гарәпчәсен кыскартып кына нәшер итәргә тәкъдим иттеләр. Ләкин мин әсәрнең бөтен килеш нәшер ителүенә ирештем. Чөнки бу китап якынча 22 илдә яшәгән 160 мең гарәп баласының кулына барып ирешәчәк. Бу әле “Шүрәле”нең гарәпчә генә түгел, гомумән, мондый зур күләмдә беренче тапкыр басылуы булмагае. Безнең нәшрият өчен дә бу бик зур күләм.

Шагыйрьләрне йөзләгән, меңләгән данә белән басканыбыз бар. Ә бу бит 160 мең! Минемчә бу Тукайның дәрәҗәсен күрсәтә. Әле “Шүрәле”нең гарәпчәсе “Әл-Гарәби” журналының балалар версиясендә аерым китапчык буларак басылып, 130 мең тираж белән таралды.

– Сезнеңчә, бөек шагыйрьгә бүген җитәрлек игътибар һәм әһәмият биреләме?

– Мин Татарстан халкының Тукайга бик зур әһәмият биргәнен күрдем. Бу рәсми яссылыкта гына түгел, халык дәрәҗәсендә дә шулай. Балаларга кадәр шагыйрьгә багышлап рәсемнәр ясаганнар, кул эшләре әзерләгәннәр, төрле күргәзмәләр оештырганнар. Ләкин телевидение һәм матбугат аша Тукай турында тагын да күбрәк мәгълүмат таратып, аның әһәмиятен халыкка тагын да киңрәк җиткереп булыр иде.

Мондый дәрәҗәдәге шагыйрь туган көнендә генә искә алынырга тиеш түгел. Аның шигырьләре мәктәпләрдә кече яшьтән үк ятланырга тиеш, аларны белү буенча барлык уку йортларында ярышлар уздырылырга тиеш.

Дөньяда бөек әдипләргә багышланган зур мәдәни һәм фәнни үзәкләр бар. Мисал өчен, бик күп дәүләтләрдә Гете исемендәге алман мәдәният үзәге, Сервантес исемендәге испан мәдәни үзәге бар. Нигә шундый ук рәвештә гарәп илләрендә яки башка дәүләтләрнең башкалаларында Габдулла Тукай исемендәге мәдәни үзәк яки фәнни институт булдырмаска? Моның турында уйланырга кирәк.

– Татарстанга инде беренче тапкыр килүегез түгел. Республика сезгә кайсы ягы белән ошады?

– Татарстанның табигате бик нык ошады. Шулай ук бүгенгә кадәр исән калган тарихи архитектура истәлекләре миңа бик тәэсир итте.

Татар халкы саклап килгән гореф-гадәтләргә хәйран калдым. Мисал өчен, Сабан туе кебек бәйрәмнәр. Аларны саклау һәм аларга тугры калу бик мөһим, чөнки алар халыкны чит илләрдә дә таныту өчен яхшы чара булып тора.

– Сез Татарстанны гарәп дөньясында танытырга тырышасыз: тәрҗемәләр ясыйсыз, газета-журналларга татар халкы, әдипләре турында мәкаләләр язасыз. Мондый теләк сездә каян туа?

– Без бу дөньяда бергә яшибез, бер-беребезне танырга тиешбез. Танылырга лаек булган халыклар һәм мәдәниятләр арасында күперләр корырга кирәк дип ышанам. Телевидениедә алып барган тапшыруым да шуңа багышланган. “Башка” дип аталган тапшыруымда гарәп тамашачысын башка мәдәниятләр белән таныштырырга тырышам. Тормышымның максатларыннан да берсе шул. Мин – мисырлы, ләкин үземне дөнья ватандашы итеп хис итәм.

– Татар һәм гарәп халыклары арасында уртак һәм мөһим бер нокта бар – дин. Дин – мәдәният чыганакларының да берсе. Шуңа күрә, татар һәм гарәп халыклары бер-берсенә тагын да якынрак булырга тиештер, шулай уйламыйсызмы?

– Килешәм. Дин – бик мөһим фактор. Безнең халыкларыбыз арасында уртак гореф-гадәтләр, охшаш тарих сәхифәләре бар. Ләкин үткән белән генә түгел бит, киләчәгебез дә бар. Киләчәкне тагын да ныклы дуслык, татулык эчендә уздырырга кирәк.

– Сез “Алтын мөнбәр” фестиваленә дә кунак буларак килгән идегез. Фестивальдән нинди тәэсирләр калды?

– Әлеге фестиваль Татарстан өчен бик зур чара. Ул татар мәдәниятен дөнья аренасында танытырга ярдәм итте. Аеруча татар һәм гарәп халыкларының бер-берсе белән якынрак танышуына өлеш кертте. Минемчә, “Алтын мөнбәр” кебек чаралар күбрәк булырга тиеш.

– Татар әдәбиятын гарәпчәгә тәрҗемә итүне дәвам итәчәксезме?

– Әйе, инде планлаштырган әсәрләрем бар.
XS
SM
MD
LG