Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның сәнгать оешмалары быелгы иҗат мизгелен тәмамлый


Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының "Шәүрәкәй" тамашасыннан күренеш
Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының "Шәүрәкәй" тамашасыннан күренеш

Башкортстанның сәнгать оешмалары үзләренең быелгы иҗат мизгелен яба башлый. Иң беренче булып Башкорт дәүләт филармониясе бу уңайдан зур бәйрәм оештыра. 14 май көнне биредә сәнгать елын ябуга багышланган зур тамаша күрсәтелә.


Республика театрлары да тиздән җәйге ялларга туктый башлый. Ә аңарчы аларның кайберләре республика төбәкләренә дә чыгып керә. Мисал өчен, Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театры чираттагы иҗат сәфәренә чыга. Бу юлы данлыклы театрның гастрольләре республиканың Салават Мәчетле һәм Кыйгы районнарында була.

Гафурилылар әлеге иҗат сәфәренә ике тамаша белән бара. Берсе Салават районында туып үскән халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган яңа театрлаштырылган тамаша. Икенчесе – “Буратино-ремайк” спектакле. Шулай ук артистлар җырлы-моңлы тамаша да әзерләгән.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры коллективы да җәйге чорда республика районнарына сәфәрләргә барырга җыена. Ә әлегә нурлылар быелгы иҗат мизгелен Уфада июнь азагына кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG