Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch НАТОны Либиядә тыныч халык арасындагы корбаннар өчен тәнкыйтьли


Human Rights Watch хокук яклау оешмасы узган елны Либиядәге хәрби чаралар барышында тыныч халык арасындагы корбаннар өчен НАТОны тәнкыйтькә тотты.

Бүген басылган хисапта НАТО һава көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә 72 тыныч халык, шул исәптән 20 хатын-кыз һәм 24 бала һәлак булуы әйтелә. Human Rights Watch НАТОны үлгән һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә акчалата компенсация түләргә чакырды.

Март аенда Amnesty International хисабында 55 корбан турында бәян ителгән иде.

НАТОның Либиядәге хәрби чаралары мартта башлап октябрьга кадәр дәвам итте. Ул арада барлыгы 26 мең очыш ясалган һәм җирдәге объектларга ун меңләп һөҗүм булган.
XS
SM
MD
LG