Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда өч яңа метро тукталышына исемнәр сайланды


Казан метро харитасы
Казан метро харитасы

Казанда 2013 елгы Универсиада алдыннан Казансу аръягында ачылачак өч метро тукталышына рәсми исемнәр сайланды.


Тукталышларның өчесе дә Казансуның аръягында урнашкан.

Исем сайлау шәһәр башлыгының интернет сәхифәсендә тавыш бирү рәвешендә оештырылды. Анда “Алат” (төзелештәге исеме “Московская”.) “Төньяк вокзал” (төзелештәге исеме “Декабристов”) һәм “Авиатөзелеш” исемнәре җиңеп чыкты.

Татар иҗтимагый үзәге “Алат” тукталышын “Сөембикә” дип атауны, “Төньяк вокзал” урынына “Олуг Мөхәммәт”, “Авиатөзелеш” урынына “Бәхтияр Канкаев” исемнәрен тәкъдим иткән иде. Шулай итеп, милли хәрәкәтнең яңа тукталышларны әлеге борынгы татар исемнәре белән атау тәкъдиме кабул ителмәде. Шулай да "Алат" тукталышы урнашкан хәзерге Декабристлар урамы тирәсеннән Казан ханлыгы чорында Алат юлы узган диләр.
"Алат" тукталышы
"Алат" тукталышы

"Төньяк вокзал" тукталышы
"Төньяк вокзал" тукталышы

"Авиатөзелеш" тукталышы
"Авиатөзелеш" тукталышы
XS
SM
MD
LG