Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутскида автобус ширкәте хезмәткәрләре эш ташлады


Иркутскида «Автоколонна - 1880» исемле автобус ширкәте хезмәткәрләре эш хакларын өч ай алмау сәбәпле эш ташлады. Хезмәт хакы бурычы өч миллион сум дип исәпләнә.

Ширкәт хезмәткләрләре каннунны бозмас өчен эш урынына килә, әмма автобуслар юлга чыкмый. Аларның төп таләбе – хезмәт хакларының түләнүе.

Русия тикшерү комитетының җирле бүлекчәсе бу ширкәттә тикшерүләр башлады. Юрист Виктора Григоров сүзләренә караганда, ширкәт аяныч хәлдә.
«Өлкә карамагында булган бу милек белән идарә итү ысулы коточкыч. Хезмәт хаклары күптән түләнмәгән. Эш ташлау – бу хәлне чишүнең бердәнбер юлы», диде хокук белгече.

«Автоколонна - 1880» ширкәте башлыгы Андрей Асадчий, 50 миллион сумга кредит алуын һәм ул акчаның бер өлешенең хезмәт хакларын түләүгә тотылачагын белдерде.
XS
SM
MD
LG