Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан төбәктә иң көчле һава ширкәтен булдырырга тели


"Татарстан" һава ширкәтенең “Боинг” очкычы
"Татарстан" һава ширкәтенең “Боинг” очкычы

“Татарстан” һәм “Ак барс аэро” һава ширкәтләре бергә киләсе елга 1,6-1,7 миллион пассажир ташырга ниятли. Шулай ук “Боинг”лардан котылып "Эйрбас"лар санын да арттырырга җыеналар. Болгарстаннар белән араны тулысынча өзү эшләре бара.

Узган ел республикадагы ике һава ширкәте “Татарстан” да, “Ак барс аэро” да һәркайсы үз хисабын алып барды. Икесе бергә алар 1 миллионга якын пассажир ташыган. Быел исә икесе бер ширкәт буларак юлчылар санын 1 миллион 700 меңгә җиткерергә җыеналар. Яңа ачылачак рейсларның берсе – 1 июньнән Истанбулга җомга көннәрендә тагын бер очкыч йөри башлаячак. Шулай итеп, Татарстанның һава ширкәте Төркиянең Истанбулга атнасына өч тапкыр очарга ниятли.

Соңгы көннәрдә интернет сәхифәләрдә июль башында бу ике һава ширкәте тәмам кушыла, исеме “Ак барс аэро” булачак дигән хәбәрләр дә таралды. “Татарстан” һәм “Ак барс аэро”ның коммерция бүлеге башлыгы Артур Насретдинов уртак исемгә килгәндә: “Бүген бу хакта бернинди дә сүз булганы юк, әлегә ике исем ничек бар, шулай калачак”, дип әйтте. Яздан бирле үзләренең бер булып эшләүләрен дә әйтте ул.

“Бүген Татарстанда ике исем исем астында бергә кушылган пассажирлар ташучы ширкәт бар. Ул ачык акционерлык җәмгыяте “Татарстан” һәм ачык акционерлык җәмгыяте “Ак барс аэро”. Безнең очышлар җәдвәле дә, җитәкчелек тә уртак. Әхсән Гыйниятуллин “Татарстан”ның генераль директоры һәм шул ук вакытта ул “Ак барс аэро” генераль директоры Петр Турбаевның да урынбасары булып та тора”, диде Насретдинов.

Көндәшлек җиңел булмаячак

Татарстан үзендәге һава ширкәтләренең, бигрәк тә “Татарстан” һава ширкәте белән булган хәлләр – пассажирларны көттерү, багажны вакытында җиткермәү, билгеләнгән вакытка һава аланына килмәү кебек моңа кадәр булган җитешсезлекләрен бетереп, төбәктә көчле, Русия күләмендә конкуренциягә чыдам һава ширкәте булдырырга тели.

Росавициянең Татарстандагы һава транспорты идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров та бу мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый дигән фикердә.

Шәүкәт Умаров
Шәүкәт Умаров
“Карасак, Самарда, Пензада, Сарытауда, Ижауда очкычлар юк, бездә генә бар. Идел буе төбәгендә иң зур һава ширкәте булсак, бик әйбәт булыр иде. Аннары “Трансаэро”, “ЮТэйр”, “Аэрофлот”, “Сибирь”, “Уральские авиалини” кебек дистәләгән көчле һава ширкәтләре белән көндәшлеккә дә чыгарга була. Әмма алар белән көндәшлек җиңел булмаячак, алар күпкә алга китте. Хәзер сәясәтне дөрес төзеп замана таләпләре белән генә алга барырга кирәк”, ди Умаров.

Татарстанның һава ширкәтенең киләчәктәге сәясәтенә килгәндә, беренчесе, алга таба чит илләрдән "Эйрбас"лар һәм Bombardierлар гына алыначак. Бүгенгә ширкәтнең ике "Эйрбас"ы бар инде. Гыйнварда тагын шундый ике очкыч кайтачак. “Татарстан” һава ширкәтенең 2008 елның мартыннан бирле хезмәттәше булган Болгарстан холдингы “Химимпорт”ка лизингка алынган “Боинг”ларын кире кайтара башладылар. Татарстан ягы биш шундый очкычның икесеннән баш тартты. “Татарстан” һава ширкәте генераль директоры Әхсән Гыйниятуллин сүзләренчә, “Боинг”ларны куллану кыйбаткарак чыга һәм алар искерәк тә.

Болгарстаннар базардан китә

Русиядә 2011 елда очкыч казалары ешайгач һәм Ярославльдә “Локомотив” хоккей такымы корбан булгач, ил җитәкчелегенең вак һава ширкәтләрен эреләндерү сәясәтен башлавы да Татарстандагы ике ширкәтнең кушылуына этәргеч биргән иде. Аннан да кала, халыкара очышлар ясаучы һәм республика исеме белән аталган “Татарстан” һава ширкәтенең болгарстаннар белән борчагы пешмәгәч, республика җитәкчелеге дә нәрсә дә булса эшләү кирәклеге турында да уйлана башлады.

Татарстандагы һава ширкәтенең алга таба булачак сәясәтенең тагын бер ягына килсәк, ул чит ил хезмәттәшләреннән тулысынча котылып, үзе генә эшләргә тели. Болгарстаннар белән аралар тулысынча өзеләчәге хәбәр ителде инде.

“Татарстан” һава ширкәтенең болгарстаннарны хезмәттәшлеккә чакыруның ялгыш адым булганлыгын республика җитәкчелеге дә аңлады. 6 март көнне “Татарстан” белән “Ак барс аэро”ның кушылуына багышланган матбугат очрашуында президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан-Болгарстан уртак ширкәте “Тат-Аэро”ның республика казнасыннан хәйран гына акчалар суыруын, әмма нәтиҗәсе булмавын әйтеп киткән иде. Миңнеханов дүрт ел элек стратегик инвестор итеп чакырылган болгарстаннар “якын арада бу бизнестан китәчәкләр” дип тә белдерде.

Болгарстаннар белән эш иткән “Татарстан” һава ширкәте соңгы өч-дүрт ел эчендә үзенең хәленең мөшкел икәнлеген гел яшереп килде. 2011 елның 1 гыйнварына инде аның 10,5 миллион сум бурычы җыелган иде. “Татарстан” белән “Ак барс аэро”ның бергә кушылачагы билгеле булгач, әлеге мәсьәләнең тагын бер ягы ачылды – болгарстаннар уртак ширкәтнең үзләренә тиеш 50 процент акцияләре өчен бер тиен дә акча күчермәгәннәре билгеле булды. Бу хәл аларның уртак эштә хокукларын тулысынча югалтуларына дәлил булып торды.

Болгарстанның “Химимпорт” холдингы башта Казан һава аланын үзгәртеп коручы инвесторлар буларак чакырылды дип әйтелгән иде. Әмма, prokazan сәхифәсе язуынча, “Татарстан” һава ширкәте хезмәткәрләре аларның берничә ел дәвамында бу эшкә артык керешеп китмәгәннәрен белдергән. Шул ук вакытта болгарстаннар “Татарстан” һава ширкәтенең чыгымнарын киметү өчен “кулларыннан килгәннең барсын да эшләгәннәр”. Һава ширкәтендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары киметелгән, социаль түләүләр бетерелгән.

Хезмәткәрләр ул вакытта республика җитәкчелегенең болгарстаннар ягына басуын да әйтә. “Татарстан” һава ширкәте” ачык акционерлык җәмгыяте белән болгарстаннар арасында ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыкса, чит ил хезмәттәшләре премьер-министрга шунда ук шикаять итә торган булган.

2009 елда ук финанс кыенлыклары килеп туа башлагач, “Татарстан” һава ширкәтенең һөнәр берлеге ул вакыттагы Татарстан транспорт министрына рәсми хат та юллаган булган, әмма ул җавапсыз калган. Шуннан соң хезмәткәрләр һава ширкәтендәге хәлләрне аңлар дип ул вакыттагы президент Миңтимер Шәймиевкә дә мөрәҗәгать итеп караган. Ул да үтенечкә җавап бирүне кирәксенмәгән.

Әлеге хатта һөнәр берлеге чит ил акционерларының теләге белән тузуның соңгы чигенә җитеп килгән “Боинг”ларны лизингка алуын зур ялгышлык булды дип тә белдергән. Ширкәт җитәкчелеге “Боинг”лар Казанга кайта башлагач “авиапаркны модернизацияләү програмы” тормышка аша башлады дип әйткән иде. Исемен әйтергә теләмәгән белгеч: “Бу “Боинг”ларны лизингка алгач без бөтенләй бурычка баттык. Аларда очу куркыныч, чөнки тиешле вакытны үткәннәр инде, гел ватылып торалар”, дип prokazan сәхифәсенә сөйләгән иде.

Магомед Закаржаев
Магомед Закаржаев
Татарстан авация ширкәте башлыгы Магомед Закаржаев Азатлык радиосына болгарстаннар белән эшнең барып чыкмасы алар килүгә үк билгеле булган иде дип әйтә. Ул вакытта Закаржаев “Татарстан” һава ширкәте генераль директоры булып эшләгән иде.

“Болгарстаннар белән минем карашым авиациядәге бизнеста килешмәде. Шуңа күрә мин бу хакта үземнең нәрсә уйлаганымны аларга әйттем һәм гариза яздым да китеп бардым. Миңа бу эштән китәргә дип тә әйттеләр, туры холкым богарлар белән уртак фикергә килергә комачаулый дип, белдергән иделәр. Һава ширкәтенең бүгенге хәлгә төшүе бик кызганыч”, ди Закаржаев. Ул болгарстаннарны чакыру кем теләге булганлыгын да ачып салмады.

Росавициянең Татарстандагы һава транспорты идарәсе башлыгы Шәүкәт Умаров та болгарстаннар белән уртак тел табу авыр булганлыгын әйтә.

“Дөньяга караш та, төрле проблемнарны чишү дә төрлечә, чөнки илләр төрле бит. Аларныкы – бер төрле, безнеке – икенче төрле. Алар килгәч тә үз сәясәтен үткәрә башлады. Ул сәясәт күп очракта безнекенә туры килмәде. Шуңа күрә, каршылыклар да килеп туа иде. Бу чор булып алды, әмма ул үтте инде. Хәзер инде үзебез генә калдык”, ди Умаров.

Иң башта юлчыларны кайгырту кирәк

Булачак уртак ширкәтнең исеменә килгәндә, Умаров: “Татарстан – ул Африкада да Татарстан, республиканың барлыгын һәм аның йөзен күрсәтеп тора”, ди. “Татарстан” дип калдыру ягында. Һава ширкәтенең исемен тәгаенләгәндә дә бер кеше генә хәл итәргә тиеш түгел, ә җыелып киңәшергә кирәклеген дә әйтә. Кушылып эреләнү һәм исемен алыштыру гына түгел, ә юлчыларга бик яхшы хезмәт күрсәтүгә ирешү бөтен максатлар арасында иң беренчесе булырга тиешлеген ассызыклый.

“Кешеләрне кайгыртканны, яхшы һәм имин очыш тәэмин иткәнне, җәдвәлдән читләшмәгәнне дәлилләргә һәм һәрвакыт елмаеп торырга кирәк. Боларны сүздә генә түгел, ә эш белән дә күрсәтергә кирәк”, ди Умаров.
XS
SM
MD
LG