Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Буран әбиләре” өчен чаллылар да җан ата


“Җардон” һәм “Буран әбиләре” бер сәхнәдә
“Җардон” һәм “Буран әбиләре” бер сәхнәдә

Халыкара “Евровидение” бәйгесендә Удмуртиядән “Буран әбиләре” чыгышы Русиянең милли төбәкләрендә зур кызыксыну, җанлану тудырды. Чаллыдагы “Җардон” удмурт җәмгыяте рәисе Валентина Билык, әбиләр сәхнәдә чакта күңелебез алар белән, ди.


Чаллыдагы күпсанлы милли җәмгыятьләр арасында удмуртларның “Җардон” оешмасы аеруча уңышлы эшли. Алар Удмуртиядәге кардәшләре белән дә, чит төбәкләрдәге милләттәшләре белән дә тыгыз элемтәдә тора. Әлбәттә, “Җардон” вәкилләре “Буран әбиләре” исемен йөрткән милли- фольклор ансамбль эшчәнлеге белән дә беркадәр таныш, даими булмаса да аралашып, күрешеп яшиләр икән.

Шимбә көнне “Евровидение-2012” бәйгесенең финал өлеше уза. Анда алтынчы булып Удмуртия вәкилләре чыгышы көтелә.

“Быел март аенда Удмуртиядә семинар узды. Анда республикадан читтә яшәүче удмурт вәкилләре белән мин дә катнаштым. Бу чара барышында без район үзәге булган Кече Пургада да булдык. “Буран әбиләре” шунда яши. Бергәләшеп милли киемнәрдә җырладык, түгәрәкләр әйләндек. Бу әбиләргә карап, йөрәкләребез җылынды. Әлегә алар белән якын танышлык юк. Аралашу, танышу өчен вакыт кирәктер, кунакка йөрешү дә зарур. “Буран әбиләре” безгә туганнарыбыз шикелле. Мондый коллективлар Удмуртиянең һәр авылында диярлек бар. Алар гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап килә, кул эшләрен дә торгызалар. Удмуртлар әлегә милли, борынгы җырларын онытмыйлар.

Валентина Билык
Валентина Билык
“Буран әбиләре” хакында без моннан алты еллар чамасы элек ишеттек. Бу ансамбль Виктор Цой, Гребенщиков җырларын башкарулары белән дә үзенчәлекле, кызыклы.

“Евровидениедә” әбиләр сәхнәдә вакытта күңелем алар белән янәшә иде. Алар безнең телдә, удмурт телендә җырлады бит! Без аларны инде өч ел Чаллыга чакырабыз. Иҗади очрашулар әлегә килеп чыкмый, ләкин алга таба өметләр бар. Удмуртларның милли рухлары әлегә сүнеп бетмәгән”, диде безгә Чаллыдагы “Җардон” оешмасы рәисе Валентина Билык.

Чаллыдагы Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ландыш Ишалина шәһәрдәге милли җәмгыятьләр арасында бу көннәрдә удмурт оешмасы вәкилләренең аеруча зур күтәренке күңел белән йөрүләрен бәян итте. Башка милләтләр дә удмуртларның зур сәхнәгә чыгуларына битараф калмаган, алар да бу әбиләр өчен җан ата икән. Ишалина әйтүенчә, хәзер Чаллының барлык милли җәмгыятләре “Буран әбиләре”нең бирегә килеп тамаша күрсәтүләрен көтә.

XS
SM
MD
LG