Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев “Бердәм Русия” партиясенең рәисе итеп сайланды


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә “Бердәм Русия” партиясенең корылтае үтте. Русия премьер-министры Дмитрий Медведев бертавыштан партиянең рәисе итеп сайланды. Элегрәк бу партияне хәзерге президент Владмир Путин җитәкли иде.

Корылтайда партиянең низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде, Югары шурага яңа әгъзалар сайланды. Элекке парламент рәисе Борис Грызлов шура җитәкчесе булды.

Корылтайда 600дән артык делегат катнаша, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстан президентлары.
XS
SM
MD
LG