Accessibility links

Кайнар хәбәр

Евровидение 2012: Швеция – беренче, "Буран әбиләре" – икенче


Бәйге махсус төзелгән бинада – 20 мең кеше сыйдырышлы Кристал Залында үтте
Бәйге махсус төзелгән бинада – 20 мең кеше сыйдырышлы Кристал Залында үтте

Шимбә кичендә Азәрбайҗан башкаласы Бакуда Евровидение бәйгесе тәмамланды. Финалда 26 илнең вәкиле ярышты. Җиңүне 28 яшьлек Швеция җырчысы Лорин (Loreen) яулады. Русияне вәкиллек иткән Удмуртиянең “Буран әбиләре” икенче урын алды.


57нче Евровидение җыр бәйгесендә барлыгы 42 ил катнашты. Шуларның 26сы финалга чыкты. Быелгы бәйгенең төп үзенчәлеге – ул Көнбатыш Европадан читтә – Азәрбайҗанда үтте.

Бәйгене үткәрер өчен Бакуда махсус бина – Дәүләт байрагы мәйданында 20 мең кеше сыйдырышлы Кристал Залы төзелде. Аны төзүгә Азәрбайҗан хөкүмәте якынча 48 миллион евро бүлеп бирде.

Лорин

Бәйгедә беренче урынны "Euphoria" җыры белән Швеция вәкиле Лорин яулады. Ул 372 балл җыеп икенче урынны алган “Буран әбиләре”н шактый артта калдырды.

Лорин (Loreen)
Лорин (Loreen)
Җиңүченең тулы исеме – Лорин Зәйнәп Нока Тәлһәви. Тамырлары белән Марокко бәрбәрләреннән. Стокһольмда ишле гаиләдә үскән, аның 9 эне-сеңлесе бар.

Беренче уңыш аңа 2004 елда килә, “Швеция йолдызы” бәйгесендә ул 4нче урынны ала. 2005 елда “The Snake” исемле сингл яздыра, TV400 каналында алып баручы булып эшли башлый.

2011 елда Евровидениегә сайлап алу бәйгесендә катнаша, ләкин финалга үтә алмый.

2012 елда Melodifestivalen бәйгесенә кабат бара һәм аны җиңеп Швецияне Евровидениедә вәкиллек итү хокукын ала. Аның “Euphoria” җыры быел дөньяның берничә илендә беренче урын алып торды.



Хәзерге заманча технология дөньясында Лорин үзен “ала карга” дип саный. Артык күп мәгълүмат кешенең тормышын авырайта ди ул. Аның өендә телеивизоры да юк. Ноутбугын музыка иҗат итү һәм хатлар язу өчен генә куллана, Facebook челтәрендә шәхси бите дә юк.

Бакуга килгәч Лорин җыр бәйгесе белән генә чикләнми. Ул Азәрбайҗанның хокук яклау һәм хатын-кызларга ярдәм итү оешмалары белән очраша.

Аның бу гамәле җирле матбугатта яктыртылганнан соң, Азәрбайҗан президенты вәкиле Евровидение оештыручыларына мөрәҗәгать итеп, артистларның бәйгене “сәясәтләштерүенә” чик куярга чакыра. Швеция илчесе Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгына барып аңлашып кайтырга мәҗбүр була.

Удмурт әбиләре уңышы

Бәйгенең иң кызыклы мизгеле Русия өчен чыгыш ясаган удмурт әбиләре булгандыр, мөгаен. “Буран әбиләре” дип аталган фольклор төркеме моңа кадәр Евровидениегә чыгып карады, ләкин бәйгегә үтмәгән иде. Быел аларның удмурт һәм инглиз телләрендә башкарылган “Party for Everybody” җыры күпләрнең күңеленә хуш килде.

Бу җыр белән “Буран әбиләре” удмурт телен бар Европага яңгыратты. Күпчелек илләр әбиләргә әзме-күпме баллар бирергә тырышты. Нәтиҗәдә алар 259 балл туплап икенче урынны алды.



Татарлар

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр татарлардан Евровидение бәйгесендә 2000 елда Алсу катнашкан иде. Ул “Solo” җырын инглиз телендә җырлады. Ә менә татарча җырларга теләгән Асылъяр 2008 елда Русиядә сайлап алу турын уза алмады.

Аида һәм Тимати
Аида һәм Тимати
Быел да татарлар халыкара дәрәҗәле бәйгегә чыгарга омтылып карады: Тимоти белән Аида Гарифуллина сайлап алу бәйгесендә өченче урынны алды. Казан мэриясе шәһәрдә Тимоти белән Аида Гарифуллина өчен, Евровидениенең Казанда үткәрелүе өчен тавыш бирергә чакырган элмә плакатлар да урнаштырган иде.

Шунысы күзгә ташланды: Евровидение-2012 бәйгесендә азәрбайҗан теле еш кулланылды. Һәм алып баручылар, һәм балларны игълан иткән төрле ил вәкилләре рәхәтләнеп төрки телдә аралашты. 2013 елгы Универсиада бәйгесендә татар теле ни дәрәҗәдә кулланылыр икән дигән урынлы сорау туды.

Бәйгедә өченче урынны Сербия вәкиле Желько Йоксимович яулады. Аннан соң Азәрбайҗан, Албания, Эстония вәкилләре килә. Көнбатыш Европа илләре бу юлы артта калды. Мәсәлән, Британия вәкиле мәшһүр җырчы Энгельберт Хампердинк нибары 25нче урынны алды.

Шулай итеп Бакуда узган Евровидение-2012 җыр бәйгесе тәмам. Киләсе елны поп-җыр сәнгатен сөючләр Стокһольм шәһәрендә очрашачак.
XS
SM
MD
LG