Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда дин дәресләре тирәсендә бәхәс дәвам итә


Башкортстанда күпчелек ата-аналар дөньяви этика нигезләре дәресен сайлаган
Башкортстанда күпчелек ата-аналар дөньяви этика нигезләре дәресен сайлаган

Башкортстанның мәгариф министрлыгы һәм урыс православ чиркәвенең Башкортстан митрополиясе арасында бәхәс дәвам итә. Ул мәктәпләрдә дин нигезләре укытыла башлавы уңаеннан купкан иде.


Яңа уку елыннан Русиядәге, шул исәптән Башкортстандагы мәктәпләрдә дин мәдәнияте һәм этика дәресләре кертелә башлый. Бу алты мөстәкыйль фәнне үз эченә ала: православ дине нигезләре, ислам дине нигезләре, будда дине нигезләре, иуда дине нигезләре, дөнья диннәре тарихы һәм дөньви этика нигезләре. Башкортстан мәгариф министры урынбасары Владимир Аристархов сүзләренчә, яңа фән дүртенче сыйныфта укытылачак.

Әлеге вакытта өченче сыйныфны тәмамлаучыларның ата-аналары арасында сорашулар үткәрелгән. Аңа караганда, күпчелек ата-аналар дөньяви этика нигезләре фәнен сайлаган. Бу фәнне укыту өчен ата-аналарның 72,4%ы тавыш биргән. Дөнья диннәре нигезләре өчен 22,2%, ислам дине нигезләре өчен 3,6%, православ дине нигезләре өчен 1,8% тавыш бирелгән. Будда һәм иуда диннәре нигезләре өчен тавыш бирүче табылмаган.

Саннар Русия буенча да шул чама. Русия буенча сорашу алуларда дөньяви этика нигезләре өчен 41%, дөнья диннәре тарихы 20%, православ 30%, ислам 5%, будда 1,2%, иуда 0,1% тавыш җыйган.

Урыс православ чиркәве Башкортстан митрополиясенең дини белем бирү бүлеге методисты Мария Ларионова бу саннар дөреслеккә туры килми дип исәпли. Ул кайбер мәктәпләрдә ата-аналар арасында сорашу үткәрүләрен хәбәр итте. Аңа караганда, ата-аналар Башкортстан мәгариф министрлыгы үткәргән фикер бүлешүләрне ишеткәннәре булмаган. Мария Ларионова, республикада яшәүчеләрнең 22%ы православлар булган бер вакытта 1,8% кына тавыш җыю дөрес түгел, ди.

Яңа уку елыннан дин мәдәнияте нигезләрен 43 мең бала укыячак. Аларга белем бирү өчен 3093 укытучы өстәмә белем алачак. Инде 900 укытучы шундый әзерлекне үткән дә. Үзәк диния нәзарәте һәм урыс православ чиркәүләре укытучыларны әзерләүдә ярдәм күрсәтергә әзер булуларын белдерсә дә, мәгариф министрлыгы бу ярдәмне кире каккан. Православ чиркәвенең Уфа епархиясе сүзчесе Вадим Розенфельд: “Физиканы физик укытырга тиешлеген беләбез, ә ни өчен дин нигезләрен дә дин белгечләре укытмый соң?” дигән сорау куйды.
XS
SM
MD
LG