Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давутоглу: "Татарстан белән Төркиянең дуслык үсешенә чик юк"


Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәт Давутоглу, Әнкара, 30 май 2012
Рөстәм Миңнеханов һәм Әхмәт Давутоглу, Әнкара, 30 май 2012

30 майда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу белән очрашты. Очрашудан соң журналистларның сорауларына җавап биргән Давутоглу, "ике республиканың элемтәләре тирән тарихи тамырларга нигезләнгән һәм хәзер иң югары ноктада", дип белдерде. “Дустанә мөнәсәбәтләребезне үстерер өчен безгә чикләр юк”, диде төрек министры.


Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Давутоглу фикеренчә, Татарстан һәм Төркиянең элемтәләре хәзерге вакытта иң югары ноктада. Шулай да Давутоглуның “дуслыгыбызны үстерүгә чикләр юк” диюенә карамастан, белгечләр фикеренчә, Мәскәү Казан белән Әнкараның бәйләнешләрен игътибар белән күзәтә.

Давутоглу сүзләренчә, Русия һәм Төркия арасында визасыз режим кертү Татарстаннан Төркиягә килүче туристлар санын арттырды. Глобаль икътисади кризис ике республиканың сәүдә өлкәсендәге элемтәләренә тискәре йогынты ясаган, үзара сату-алу күләме 800 млн. долларга төшкән. “Шулай да әлеге инвестицияләр форумы эшлекле элемтәләребез өчен яңа этәргеч булыр дип өметләнәм”, диде Давутоглу.

Министр билгеләп узганча, Татарстан Төркиянең мәдәният өлкәсендәге партнерлары арасында мөһим урын алып тора. Шуңа күрә Давутоглу быелгы Сабантуена Татарстанга килергә вәгъдә бирде. Сүз уңаеннан, Әхмәт Давутоглу 2007 елны Балтач Сабантуенда булып киткән иде.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында Төркия җитәкчелегенә татар телен һәм мәдәниятен саклау максаты белән уздырылган чаралар өчен рәхмәт белдерде. Президент фикеренчә, Габдулла Тукай елы кысаларында узган чаралар моның үрнәкләреннән берсе булып тора.

Миңнеханов әйтеп узуынча, 31 майда Истанбулда узачак Татарстан-Төркия сәүдә һәм икътисад форумы кризистан какшаган эшлекле мөнәсәбәтләрне яхшыртачак. “Бүгенге көндә Татарстанда төрек капиталы белән бәйле булган 380 ширкәт эшли. “Алабуга” махсус икътисади зонасында Русия масштабларында да зур булган ике ширкәт эшли «Кастамону Энтегре” һәм “Шишәҗам”, диде президент. Аның сүзләренчә, анда өченче проект та планлаштырыла – “Хаят Кимья” һәм барлык проектларның инвестиция күләме 200-300 млн. доллар белән хисапланачак.

“Уртак проектлар күп, ләкин алар тагын да 5-10 мәртәбә күбрәк булырга тиеш. Төркия һәм Русия хакимияте бизнес үсеше өчен барысын да эшли”, дип нәтиҗә ясады Миңнеханов.

«Татарстан-Төркия элемтәләре үсүе Русиягә дә файдага”

Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан делегациясенең сәфәре Әхмәт Давутоглуның чакыруы белән оештырылган.

Рафаил Хәкимов
Рафаил Хәкимов
Татарстан дәүләт шурасы вәкиле Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу иң элек Төркиянең Татарстанга карата сәүдә һәм төзелеш өлкәсендә мәнфәгатьләр булуы белән бәйле. Аның сүзләренчә, сәнәгать өлкәсендә болай да яхшы күләмдә эш алып барган төрекләр, Татарстанда нефть эзләү, эшкәртү белән дә кызыксынырга мөмкин.

“Татарстанның Төркиядәге мәнфәгатьләренә килгәндә, шуны әйтмичә булмый: билгеле, безгә продуктларны сатыр өчен халыкара мәйданга чыгырга кирәк. Европада нефть белән каучуктан башка, безнең продуктларны сатып алмыйлар. Шуңа күрә, Азия безнең өчен яхшы базар булып тора. Татарстанны Төркиядә иң элек шул кызыксындыра”, диде Рафаил Хәкимов “Азатлык”ка.

Хәкимов фикеренчә, Татарстан делегациясенең Төркия сәфәренә фәнни һәм тарихи яктан да якын килү комачауламас. “Төркиядә безнең татарлар бар, Ататөрек тирәсендә хезмәт иткән милләттәшләребез күп. Төркиядә татар тарихына бәйле чыганаклар, бай фондлар искиткеч күп. Күп нәрсә шунда саклана, иң элек Истанбулда. Төркия безгә шул ягы белән дә кызык”, диде Хәкимов. Аның фикеренчә, Төркия гомумән алга киткән ил, шуңа күрә аның тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк.

“Күпмедер дәрәҗәдә Русия үзе дә Төркия белән уртак тел табарга тырыша. Татарстан делегациясенең хезмәттәшлекне арттыру өчен Төркиягә килүе Мәскәү өчен дә файдалы. Икенче яктан, инде федераль үзәк куркып тора, элемтәләрне ипләп кенә күзәтә. Татарстан делегациясе кая гына бармасын, анда бөтен җирдә күзәтеп йөрүчеләр бар. Төркиядә инде сүз дә юк. Мин үземнең тәҗрибәдән чыгып әйтәм, кая гына барсам, бигрәк тә Төркия булса, шунда ук атылып чыгалар ул күзәтүчеләр”, ди Рафаил Хәкимов.

Татарстан делегациясенең програмы 30-31 май көннәрендә дәвам итәчәк. 30 майда Әнкара дәүләт опера һәм балет театрында иҗат кичәсе уздырганнан соң, делегация Истанбулга юл тота. 31 майда анда «Төркия-Татарстан инвестиция һәм сәүдә форумы” узачак. Татарстан кунаклары Истанбул хакимияте вәкилләре белән бергә Әюп районында урнашкан Габдулла Тукай паркында бөек татар шагыйренә һәйкәл ачачак, Сабантуенда катнашачак.
XS
SM
MD
LG