Accessibility links

Һиллари Клинтон Сүрия мәсьәләсендә Русияне тәнкыйтькә тотты


АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Сүрия мәсәләсендә Русияне тәнкыйтькә тотты.

Бүген Даниядә Копенһаген университеты студентлары алдында чыгыш ясап Клинтон Мәскәүнең Бәшәр Әсад режимына каршы халыкара чаралар кабул итүгә аяк чалуы Сүриядә низагның тулы күләмдә ватандашлар сугышына әверелүенә юл ача дип әйтте.

Шулай ук Клинтон Вашингтонның Мәскәүне Димәшккә карата кырысрак юлны сайларга күндерергә тырышачагын искәртте. Ул шулай ук Иранның Әсад режимын яклавы да хәлне катландыруын әйтте.
XS
SM
MD
LG