Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның 55нче мәктәбе укучылары татар теле имтиханына әзерләнә


Укучылар чыгышы
Укучылар чыгышы

Ижау шәһәренең 55нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфларның соңгы кыңгырау тантанасы үтте.


Мәктәпләрдә җәйге озын яллар башланды. Чыгарылыш сыйныф укучыларына әле ял итү турында хыялланырга гына кала. Аларның хәзер бик мәшәкатьле көннәре. 11 сыйныфлар бердәм дәүләт имтиханын биреп, олы тормыш юлына аяк басачак.

Тугызынчы сыйныф укучыларына әле уйланыр өчен вакыт бар. Әмма аларның да киләчәге бүгенге имтиханнарга бәйле. Кемдер укуын мәктәптә дәвам итәчәк, кемгәдер башка юлны сайларга туры киләчәк.

Ижау шәһәренең 55нче мәктәбендә тугызынчы сыйныфларның соңгы кыңгырау тантанасы булып узды.

Мәктәптә өч тугызынчы сыйныф. Тугызынчы В сыйныфына татар һәм удмурт балалары тупланган. Алар тугыз ел дәвамында башка фәннәр белән беррәттән, туган телләрен дә өйрәнде. Тантанада да әлеге сыйныф укучылары үзләрен бик актив күрсәтте. Алып баручыларның берсе шушы сыйныф укучысы Руфат Әхмәтов иде. Укучылар кичәне кызыклы итеп, уку елларында булган вакыйгаларга бәйләп әзерләгән. Укытучылар һәм ата-аналар, хәтта балалар үзләре дә кайбер мизгелләрне күз яшьләре белән күзәтте. Тугызынчы В сыйныфы җитәкчесе, татар теле укытучысы Рәмзилә Ганиева балаларны уку елы тәмамлануы белән туган телебездә котлап, аларга имтиханнарын уңышлы тапшырып, укуларын дәвам итүне теләде.

Фәнис Габбасов (с), Руфат Әхмәтов укытучылары Рәмзилә Ганиева белән
Фәнис Габбасов (с), Руфат Әхмәтов укытучылары Рәмзилә Ганиева белән
Әйтергә кирәк, бу беренче чиратта, сыйныф җитәкчесе Рәмзилә Ганиеваның балаларны дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда оештыра белүе, үз фәне белән кызыксындырып, заман таләпләренә таянып, дәресләрне мавыктыргыч итеп алып баруына бәйле.

“Сыйныфта балалар үзара дус, тату. Алар олыларны хөрмәт итә, кечеләргә игътибарлы. Бу сыйфат аларга гаиләдә тәрбияләнә”, дип ассызыклап үтте Рәмзилә ханым.

“Әлеге сыйныф укучыларның гаиләләре тәртипле. Гаиләдә гореф-гадәтләргә таянып тәрбияләү эше башкарыла икән, анда балалар тәртипле булып үсә”, диде ул.

Кичәгә укучыларның әти-әниләре килгән иде. Алар сыйныф җитәкчесе Рәмзилә ханыма ныклы белем бирүе һәм балаларга якты карашы өчен бик рәхмәтле. Азат Сабирҗановның әнисе Эльвира Татарстанның Чаллы шәһәрендә туып үскән, анда рус мәктәбендә белем алган. Ижауда татар җәмгыяте тарафыннан милли сыйныфларга игътибар бар, китаплар белән тәэмин иттеләр. Рәмзилә Ганиева да укучыларын үз балаларын караган кебек тырышты, ата-аналар белән дә даими элемтәдә булды. Без аңа бик рәхмәтле”, диде Эльвира Сабирҗанова.

Соңгы кыңгырау
Соңгы кыңгырау
Укучылар кичәдә үзләренең осталыгын төрле яктан күрсәтте. Кемдер биюгә оста, кемдер җырга. Иң мөһиме - милли сыйныф укучылары еллар дәвамында үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Укуда да алдынгылар сафында. Сыйныф җитәкчесе Рәмзилә Ганеева әйтүенчә, тугызынчы сыйныфны ике бала бишле билгеләренә генә тәмамлый , шулай ук дүртлегә генә укучылар саны да байтак. Алар спорт белән дә шөгыльләнгән, татар теле олимпиадаларында катнашып, Казанда да мактаулы урыннар алып кайткан. Шундыйларның берсе – Руфат Әхмәтов.

Руфатның 10-11 сыйныфны мәктәптә тәмамларга нияте. Фәнис Габбасов та бәйгеләрдә үзен сынатмаган. Татар телен яратып өйрәнүен җиткерде. Ул Казанда татар факультетында укуын дәвам итәргә дә каршы түгел. “Әле унберенче сыйныфны тәмамларга кирәк”, диде Фәнис.

Әлеге сыйныф укучыларыннан унбер бала татар теленнән, биш укучы татар әдәбиятыннан имтихан бирергә теләк белдергән. Димәк, алар туган телләрен кирәкле дип саный, аны өйрәнергә җитди караш булган.

Мәктәптә без беренче сыйныфта биредә татар телендә белем ала башлаган Сиринә Зарипованы очраттык. Сиринә 1996 елда Рәмзилә Ганиева сыйныфында укыган. Биредә бер генә ел укуына карамастан, аның күңелендә укытучысы турында бик җылы хисләр саклана. Икенчедән, татар телен белүе аңа тормышта ярдәм итә. Ул балалар бакчасында татар төркемендә эшли.

Бүген татар сыйныфларына балалар туплана. Ата-аналар мәктәпләрдәге татар сыйныфын сайлармы – моны инде сентябрь күрсәтер. Үткән елда 55 мәктәптә татар сыйныфына балалар җыелмады. Бүген Ижау шәһәренең 10, 12, 55, 65нче мәктәпләрендә, 6нчы гимназиядә татар теле фән буларак укытыла.
XS
SM
MD
LG