Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәүдә оешмасына кушылуга санаулы көннәр кала


Русия Дөнья сәүдә оешмасына кушылуның соңгы адымнарын ясый. Каршылар күп булса да, хөкүмәт кушылу протоколын карый.

“2012 ел безнең өчен бик мөһим ел – без Дөнья сәүдә оешмасына (ДСО) кушылу эшен төгәллибез. Калган вакыт көнләп санала. Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведевның йөкләмәсе бар: атнакич хөкүмәт утырышында без Русиянең ДСОга кушылу протоколын караячакбыз”, диде атна башында Казанда Русия беренче вице-премьеры Игорь Шувалов.

Беренче вице-премьер кушылу протоколының 20 июльгә кадәр Дәүләт Думасында раслануына өметләнүен дә белдерде.

Медведев Белгечләр шурасы белән ДСОга кушылу турында киңәшләшә
Медведев Белгечләр шурасы белән ДСОга кушылу турында киңәшләшә
Бүгенге хөкүмәт утырышы алдыннан премьер Дмитрий Медведев чәршәме көнне белгечләрне җыеп ДСОга кушылу шартларында ил икътисадын үстерү, аннан мөмкин кадәр файда алу һәм икътисадның көчсез якларына янаячак куркынычларны киметү турында фикерләште, яңа шартларда илдәге җитештерүчеләрне яклау өчен һәммә нәрсәне эшләргә вәгъдә бирде.

Узган елның декабрендә имзаланган кушылу протоколы хөкүмәт утырышында тикшерелгәннән соң Думага тапшырыла. Июль ахырына кадәр аны Дума һәм президент расларга тиеш. Шуннан соң бу турыда ДСОның секретариатына хәбәр ителеп бер ай узгач Русия оешмага рәсми рәвештә кушылачак. Русия бу оешмага кушылуга таба беренче адымнарын 1993 елда ук ясаган иде.

Ул арада Русиянең кайбер ширкәтләре җитәкчеләре Русия хакимиятен ДСОга кушылмаска, яки һичьюгы кушылу шартларын үзгәртергә чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты. 81 сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы ширкәте җитәкчеләре имзалаган, президент Владимир Путинга, премьер Дмитрий Медведевка, депутатларга һәм Русия ватандашларына юнәлтелгән ачык хат ратификацияләүне кичектерергә, сәнәгать ширкәтләренә ярдәм чаралары күрергә һәм кушылу шартларын үзгәртергә чакыра.

Ачык хатны имзалаучылар фикеренчә, ДСОга кушылу Русия икътисадына, җәмгыятенә һәм сәнәгатенә яман тәэсир итәчәк. Хөкүмәт ярдәме һәм этәргеч чаралар булмаса, экспорт юнәлешендә эшләүче ширкәтләр көндәшлек итә алмыйча илнең мөмкинлекләре нык кимиячәк, диелә хатта. Сәнәгать төшенкелеге исә үз чиратында эшсезләрнең һәм социаль киеренкелекнең нык артуына китерәчәк, дип кисәтелә.

Хатны имзалаучылар арасында Татарстанның "Казанкомпрессормаш" ширкәте баш мөдире Ибраһим Хисамиев та бар.

ДСОга кергән, күзәтүче статусындагы һәм бөтенләй катнашмаучы илләр харитасы
ДСОга кергән, күзәтүче статусындагы һәм бөтенләй катнашмаучы илләр харитасы
Белгечләр Русиянең ДСОга кушылуыннан иң зур кыенлыклар илдәге машина сәнәгатенә киләчәк, илгә читтән кулланылган машиналар кереп тулачак дигән фикердә. “Автостат” агентлыгының баш мөдире Сергей Целиков исәпләвенчә, хәзер Русиягә читтән елына 100 мең кулланылган машина кертелсә, ДСОга кушылу белән бу сан 500 меңгә җитәчәк. Өч-җиде ел йөргән машиналарны Русиягә кертү салымы бу елда ук 35 проценттан 25 процентка, ә тагын җиде елдан 20 процентка төшереләчәк.

Русиянең машина ясау сәнәгатен яклау өчен төп чара буларак иске машиналарны юк итүгә югары түләүләр тәртибе кертү карала. Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Рахманов әйтүенчә, бу түләүләр инде көз айларында ук кертелергә мөмкин.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшәлүчеләр әйтүенчә, ДСОга кушылу терлекчелеккә дә китереп бәрәчәк. Элекке авыл хуҗалыгы министрлыгы хисабында Русиядә болай да аз керем белән эшләүче терлекчелек ширкәтләре читтән ит кертү пошлиналары киметелү сәбәпле тәмам бөләчәк, дуңгызчылык програмнарына инвестицияләрнең кире кайту вакыты 8 елдан 12 елга, башка төр ит җитештерүгә инвестицияләрнең кире кайту вакыты 11 елдан 14-15 елга күтәреләчәк, диелә.

Пошлиналарның тигезләштерелүе Русиядә шикәр җитештерүне файдасыз итәчәк. Читтән сөт кертү 60 процентка артачак. Хәзер Русиядә сатылган сырның 47 проценты читтән китерелгән булса, ДСОга кушылгач 61 процентка җитәчәк. Элекке авыл хуҗалыгы министрлыгы хисабында 3-5 ел эчендә төбәкләрдә сөт ризыклары җитештерүче 200-ләп эре ширкәт, шул исәптән сыр ясаучы 65-70 ширкәт бөләчәк дип фаразлана.

Русия ит җитештерүчеләр берләшмәсе җитәкчесе Сергей Юшин әйтүенчә, терлекчелекнең кимүе үз чиратында мал азыгын әзерләүгә, алар өчен машиналар, җиһазлар җитештерүчеләргә һәм хәтта аларга кредит бирүче банкларга да зыян китерәчәк. Элекке министрлык ДСОга кушылудан авыл хуҗалыгына килгән зыянны каплау өчен елына 96 миллиард сум өстәмә субсидияләр, 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгы керемнәреннән салым җыюны туктату, читтән нәселле терлек кертүгә ташламалар булдыру кирәк булачак дип тә белдерде. Шулай да авыл хуҗалыгының яңа министры, Чуашстанның элекке президенты Николай Федеров авыл хуҗалыгына ДСОдан куркырга кирәкми диде.

Паскаль Лами һәм Рөстәм Миңнеханов
Паскаль Лами һәм Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бу атнада Казанга Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы очрашуына килгән ДСО башлыгы Паскаль Лами белән сөйләшүдә Русиянең дөнья икътисадына интеграцияләнүендә ДСОның әһәмияте бик зур булуга басым ясады. “Мин Русия ДСОга кушылудан бик күп файда күрер дип өметләнәм. Әмма бу шул ук вакытта бик зур җаваплылык та. ДСОга кушылу безгә өстәмә таләпләр куя һәм без бу процесска әзер булырга тиешбез” диде Миңнеханов.

“Республика икътисадының 50 проценты экспортка йөз тотып эшли. Һәм бу безнең яңа базарлар эзләргә тиешлегебезне аңлата. Әмма безнең кайбер тармаклар дөнья базарында көндәшлек итә алсын өчен заманчалаштырылырга тиеш”, диде Татарстан президенты.

Уз чыгышында ул авыл хуҗалыгының һәм машина ясау тармагының көндәшлек мөмкинлекләрен арттыру зарурлыгына аеручы басым ясады.

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин
Паскаль Лами да ДСОга кушылу Русиягә зыянга булмас дигән фикер әйтте. “Мин җитәкчелек иткәндә генә дә ДСОга 15 ил кушылды, һәм аларның берсендә дә проблемнар чыкмады” диде Лами.

Уфада яшәүче икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин фикеренчә исә, ДСОга кушылу белән Русиянең авыл хуҗалыгы һәм машина ясау тармакларында проблемнар чыгарга тора, әмма, гомумән алганда, ДСО әгъзасы булу Русия икътисадын заманчалаштыруга ярдәм итәчәк. Азатлык хәбәрчесе белән әңгәмәдә Гатауллин ДСОга кушылуга каршы чыгучыларны совет системындагыча фикерләүчеләр, яңача эшләргә теләмәүчеләр дип атады.
XS
SM
MD
LG