Accessibility links

Кайнар хәбәр

Когогиннар КамАЗ бизнесын гаилә белән кайгырта


Әлфия Когогина тәкъдим иткән канун яхшы чит ил машинасы алучының кесәсенә сугачак, ә менә КамАзга бик файдалы булачак.

Җәй ахырында Русия Дөнья сәүдә оешмасына кушылыр дип көтелгәндә, илдәге машина ясаучыларны чит ил машиналарыннан яклау өчен читтән китерелүче машиналарны тузгач үтилгә бирү түләүләре кертергә җыеналар.

Көзен гамәлгә керер дип көтелгән бу яңалык Русиядә җитештерелүче машиналарга, шул исәптән Русиядә җыелучы чит ил машиналарына карамый.

Думага бу турыда канун үзгәрешен КамАЗ ширкәте баш мөдире Сергей Когогинның хатыны, “Бердәм Русия” аша сайланган Әлфия Когогина тәкъдим итте һәм думаның сәнәгать комитеты аны беренче укылышта расларга киңәш итте.
Әлфия Когогина
Әлфия Когогина
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” канунга кертеләчәк әлеге үзгәреш, белгечләр әйтүенчә, җиңел машина бәяләренә әллә ни тәэсир итмәячәк. Чит ил машиналарының халыкта популяр булган арзанлы модельләре барысы да диярлек инде Русиядә җитештерелә. Ә кыйбатлы машина алучыга 20-45 мең сум үтилләштерү түләве әллә ни зур акча түгел.

Мәгълүм булганча, август аенда Русия ДСОга кушылыр һәм читтән машина кертү түләүләре кимер дип көтелә. ДСОга кушылу белән Русия читтән машина кертү түләүләрен 30 проценттан 25 процентка төшерергә, тагын җиде ел эчендә 15 процентка калдырырга тиеш булачак.

Нәтиҗәдә читтән яңа һәм кулланылган машиналар кертү кисәк артып китәргә мөмкин. Яңа канунда читтән кертелүче машиналарны тузгач үтилләштерү түләүләрен моторының зурлыгына һәм ни кадәр иске булуына карап билгеләү күздә тотыла. Нәтиҗәдә читтән кертелгән кулланылган машина тагын 100 мең сумга кыйбатрак булырга мөмкин.

Хәер, Русиягә читтән кулланылган машиналар кертү өстәмә түләүләр кертелү сәбәпле 2009 елда ук нык кимегән иде инде. Кайбер исәпләүләргә караганда, аңарчы елына ярты миллион чамасы кулланылган машина кергән булса, яңа таможня түләве башлангач, елына берничә дистә мең генә машина кертелеп килә.

Әлфия Когогина тәкъдим иткән төзәтмә гамәлгә кергәннән соң федераль таможня хезмәте яңа җиңел машиналардан 20-45 мең сум, йөк машиналарыннан, авырлыгына карап 150-400 мең сум җыячак.

Белгечләр фикеренчә, яңа канун беренче чиратта Кытайдан җиңел машиналар кертүне кисәк киметәчәк. Хәзергә Кытай машиналары нәкъ менә бәяләренең түбән булуы белән күпләрнең күңелен яулый. Кытай машиналарының уртача бәясе 300-450 мең сум.

Кыйбатлырак чит ил машиналарына килгәндә, яңа канун BMWга файдалы була ала. Бу ширкәт үз машиналарын Русиядә дә җыя башлаган иде. Renault белән Nissan да кайбер кыйбатлы модельләрен тиздән Русиядә чыгара башлый.

Русиядә җыелган бу машиналар, үтилләштерү түләүләреннән азат ителәчәк, бары тик җитештерүче ширкәт үтилгә бирү вазифасын үз өстенә алырга тиеш булачак. Әмма Русиядә җитештерү бүлекләре булу чит ил машина ясаучыларына читтә җыелган машиналар өчен түләүдән котылу мөмкинлеге бирмәячәк.

Ә менә йөк машиналары ясаучы чит ил ширкәтләре КамАЗ башлыгының хатыны тәкъдим иткән канун үзгәреше гамәлгә кергәннән соң Русиядә бик авыр хәлдә калырга мөмкин. “Атон” инвестиция ширкәте аналитигы Михаил Пак әйтүенчә, йөк машиналары хәтта 200 мең сумга (Әлфия Когогина 150-400 мең сум җыярга тәкъдим итә) гына кыйбатланган очракта да, йөк ташу белән шөгыльләнүче күпчелек кечкенә һәм уртача зурлыктагы ширкәтләр чит ил йөк машиналарын алудан баш тартып Русиядә ясалганнарын ала башлаячак.

Шулай итеп, бу канун үзгәреше беренче чиратта Русиядәге кайсы җитештерүчегә уңай тәэсир итәчәк дигәндә, илдәге төп йөк машиналарын ясаучы Камазга һәм башка йөк машиналары ясаучыларга нык файдалы булыр дип көтәргә кирәк.

Хәер, Русиянең үз машиналарын яклау өчен мондый яңа чара кертүенә Дөнья сәүдә берлегендәге башка илләр каршы чыгарга да мөмкин. Ул очракта Русиянең тузган машиналарны үтилләштерү түләүләре кертү турындагы канун үзгәреше ДСОның бәхәсләрне җайга салу комиссиясендә каралып кире кагылырга да мөмкин. Европа берлегенең сәүдә комиссары Карел де Гюхт үтилләштерү түләүләре кертелү мөмкинлегенә инде тирән борчылуын белдерде.
XS
SM
MD
LG