Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең конституцион мәкхәмәсе президентны хакимияттә калдырды


Төркия конституцион мәхкәмә оппозициянең ил президенты Абулла Гүлне вакытыннан алда – быелның августында вазифасыннан җибәрү мөмкинлеге турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндермәде.

Мәккәмә быел гыйнварда парламент тарафыннан кабул ителгән канунны яклады. Анда Гүлнең җиде ел дәвамында хакимияттә калачагы турында әйтелә. Бу вакыт 2014 елны чыгачак һәм ул чакта ил президент республикасына үзгәртеләчәк. Гүл яңадан ил башлыгы вазифасына дәгъва кыла алачак.
XS
SM
MD
LG