Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мөселман кардәшлеге" үз намзәтенең җиңүен игълан итте


Җиңүе рәсми игълан ителгәнче үк Каһирәдә Мурси тарафдарлары аның рәсемнәрен күтәреп мәйданга чыкты
Җиңүе рәсми игълан ителгәнче үк Каһирәдә Мурси тарафдарлары аның рәсемнәрен күтәреп мәйданга чыкты

Рәсми нәтиҗәләр әле билгеле түгел. Исламчылар Мөхәммәд Мурси җиңүен игълан итте.

“Мөселман кардәшлегенең” сәяси канаты булган Мисырның Иреклек һәм Гаделлек фиркасе дүшәмбе иртән 16-17 июнь көннәрендә булган президент сайлавында үзенең намзәте Мөхәммәд Мурсинең җиңүен игълан итте. Бу мәгълүмат фирканең Twitter хисабында чыгып дөньяга таралды. Рәсми нәтиҗәләр әле игълан ителмәде.

Илдә 95% сайлау урынында тавышлар саналган хәлдә Мурсинең 52% тавыш алганы мәгълүм. Аның көндәше элекке премьер-министр Әхмәт Шәфыйк 48% тавыш алган дип хәбәр ителә.

Шәфыйк тарафдарлары Мурсинең җиңү игълан итүенә ризасызлык белдереп, мондый белдерүне сайлау комиссиясе генә ясый ала, диде.

Хәрбиләр көчен арттыра

Хәрби көчләрнең Югары шурасы дүшәмбе көнне үз хакимиятен арттыруны максат итеп куйган “белдерү” ясады.

Әлеге белдерүдә әйтелгәнчә, шура илнең яңа Конституциясен әзерләр өчен 100 кешелек комиссия төзи. Парламент сайлавы яңа Конституция кабул ителгәч кенә оештырыла ала.

Шураны Мөбәрәк чорында 20 ел саклану министры булган маршал Хөсәин Тантави җитәкли.

Дүшәмбе таң атканчы оештырылган матбугат очрашуында “Мөселман кардәшлеге” мәхкәмәнең гыйнвар аенда узган парламент сайлавы нәтиҗәсен гамәлдән чыгаруына ризасызлык белдерде һәм шураның Конституциягә үзгәреш кертүе белән килешмәгәнен әйтте.

Исламчылар тарафдарлары “Хәрби хакимияткә – юк!” дип кычкырды.

Президент урыны өчен көрәш җитди һәм киеренке булды. Шәфыйк 2011 елда президентлыктан төшерелгән Мөбәрәк режимы сәясәтен дәвам итәр дигән борчулы фаразлар бар иде. Мурси президентлыгы чорында Мисырның ислам дәүләтенә әйләнеп христианнар һәм хатын-кызлар хокукларының кысылу куркынычы бар.

Мисырда президент сайлавының рәсми нәтиҗәләренең 21 июнь игълан ителүе көтелә.
XS
SM
MD
LG