Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депортацияләнгән кырымтатарларының хокукларын торгызу турындагы канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде


Украина Югары Радасы “Милли нигездә сөргенгә сөрелгәннәрнең хокукларын торгызу турында”гы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. Кырымтатар халкы Милли Мәҗлесе рәисе, Украина халык депутаты Мостафа Җәмилев язган канун өлгесен утырышка килгән 420 депутатның 356сы хуплаган.

Җәмилев сүзләренчә, 1944 елны геноцидка дучар булган кырымтатар халкы хокукларын торгызу максатыннан булдырылган канун өлгесен кабул итүне тизләтү өчен беренче адым ясалган. Шул ук вакытта ул әлеге канунның парламент сайлауларыннан соң гына кабул ителү ихтималлыгын да кире какмый.
XS
SM
MD
LG