Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный “Аэрофлот” идарәчеләр шурасына керде


Оппозиционер Алексей Навальный Русиянең “Аэрофлот” һава ширкәте идарәчеләр шурасына керде.

Агентлыклар хәбәр итүенчә, бу карар “Аэрофлот” хиссәләренә ия булучыларның еллык җыелышы нәтиҗәсендә кабул ителгән.
Навальный намзәте бизнесмен Александр Лебедевның милли резерв банкы тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул “Аэрофлот”ның 15% хиссәсенә ия. Һава ширкәтенең контрольдә тотучы акционеры булып дәүләт тора.

Лебедев әлеге карарны ширкәтнең гомум идарәсен яхшырту максатыннан кабул ителүен әйтте. Навальный дәүләт ширкәтләрендә коррупциягә каршы көрәш эшчәнлеге белән дә танылган иде.
XS
SM
MD
LG