Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция Тикшерү комитеты алдында пикет үткәрде


Мәскәүдә оппозиция вәкилләре Тикшерү комитеты алдында дүрт сәгатьлек пикет үткәрде.

Азатлык радиосы хәбәрчесе белдерүенчә, чарада иллеләп кеше катнашкан, кайберләренең киемнәренә оппозицион шигарьләр язылган булган.

Чарада катнашучылар 6 майда Сазлык мәйданындагы бәрелешләргә бәйле рәвештә кулга алынганнарны иреккә чыгаруны һәм Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинны вазифасыннан алуны таләп итте.

Полиция бу юлы беркемне дә тоткарламады. 17 июльдә шундый ук чарада 15 кеше тоткарланган, шуларның берсе ун тәүлеккә кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG