Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сул фронт" Русия мәгариф министрлыгы янында протест белдерде


Русиянең “Сул фронт” хәрәкәте активистлары бүген Русия мәгариф һәм фән министрлыгы бинасы янында протест чарасы үткәрде.

Оешма җитәкчесе Сергей Удальцов әйтүенчә, чарада катнашучылар бүген тулысынча гамәлгә кергән 83-нче федераль канунны бетерүне таләп иткән.

Бу канун нигезендә күп кенә бюджет оешмаларын дәүләт тарафыннан финанслау туктатыла. Протест белдерүчеләр нәтиҗәдә бушлай белем алу һәм дәвалану бетәчәк дип борчыла.

Удальцов әйтүенчә, чара барышында активистлар министрлык бинасы янына “Мәгариф” дигән язулы табут та китергән.
XS
SM
MD
LG