Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек сериаллары дөньяны яулый


“Muhteşem Yüzyıl” сериалыннан күренеш
“Muhteşem Yüzyıl” сериалыннан күренеш

Якын көнчыгышта һәм гарәп илләрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре халыкка төрек сериаллары якын булуын күрсәтә.

Элегрәк АКШ, Латин Америкасы сериаллары бөтен дөнья экраннарын тәэмин итеп торса, бүген бу зур сегментны Төркия үз ягына аудармакчы. Мисал өчен, Якын көнчыгышта һәм гарәп илләрендә үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, анда яшәүче халыкка төрек сериаллары якын икән. Хәтта Израил дә төрек сериалларына өстенлек бирә.

Беренче карашка, мондый вәзгыятьне бик җиңел аңлатып була: төрекләр гарәпләр белән якын халык. Дин буенча да, әдәп буенча да, холык буенча да. Ислам дәүләтендә җитештергән сериалларда шәрә тәннәр күренмәс, сүгенү булмас һәм, гомумән, мөселман кагыйдәләреннән читкә китү юк. Күптән түгел Төркия дөньяви дәүләт булганда, экранда төрлесен күреп була иде, әмма хәзер кешенең карават тормышын күрү – сирәк хәл.

Төрек сериалларының беренче уңышлары 2006 нче елда күренә башлады. Якын Көнчыгышның 22 илендә күрсәтүче МBC каналы Gümüş сериалын күрсәтүгә хокуклар ала. Сезонны тәмамлый торган соңгы серияны 85 миллион кеше караган. Төрек сериалларына арткан кызыксынуны тарих белән дә бәйләп була. Күршедә урнашкан мәмләкәтләр 600 елдан артык Госманлы империясы составында яшәгәннәр. Мәсәлән, “Bir Zamanlar Osmanlı Kıyam” сериалының бер бүлемен сатып алу Дубай телевидениесына 75 мең долларга төшкән.

Русия телеканаллары да Госманлы империясы тарихына игътибар итә. 2011 елда чыккан “Muhteşem Yüzyıl” сериалын “Домашний” телеканалы сатып алды. 2012 елның көзендә өченче сезоны күрсәтелә башлаячак. Бу сериалның популяр булуын күрсәтә. Аның эчтәлеге тарихи вакыйгаларга таянып эшләнгән. Сериал Госманлы империясе белән иң күп идарә иткән Бөек Сөләйманга кагылышлы чорларны колачлый. Сериалда, якынча 1520 елда әсир итеп алынган, Роксолананың тормышы да чагылыш тапкан. Роксолана вәзир Ибраһим паша тарафыннан Сөләйманга бүләк итеп бирелә. Ислам динен кабул иткән чибәр кыз тиздән солтанның беренче рәсми хатынына әйләнә һәм дәүләт эшләрен хәл итүдә дә катнаша башлый. Сериалның популярлыгын аңлау авыр түгел, чөнки төрекләргә кияүгә чыккан меңләгән урыс, украин, белорус кызларына бу тема бик якын.

“Kurtlar vadısı” сериалы бөтен дөньяда низаг чыгарырга өлгерде. Бу сериалда авторлар Төркия агентларының батырлыгы турында сөйли. Бер бүлемдә алар Гыйракта, икенчесендә Фәләстиндә эш итә. Төп герой Полат Әлемдар чын батыр итеп сүрәтләнә. Якын Көнчыгышта зур кызыксыну уяткан сериал Израиль хөкүмәтенә бик ошап бетмәгән. Фәләстин һәм Израил низагы хакында махсус төшерелгән “Kurtlar vadısı Fılıstın” бүлеме 2011 елның 27 гыйнварында тәкъдим ителде. Ә 27 гыйнвар дөньяда Һолокост корбаннарын искә алу көне буларак билгеләнә. Израил хөкүмәте премьера вакытын күчерүне тәлап итүгә карамастан, продюсерлар нәкъ көнендә үк күрсәттеләр. Сериалның бүлеме Фәләстингә ярдәм китерүче корабны яһүдләр тарафыннан утка тоту хакында бара. Гомумән, төрекләрнең Фәләстин-Израил низагына үз карашы. Мәсәлән, “Kurtlar vadısı: Irak “ бүлемендә кеше органнарын сатучы яһүд табибы күрсәтелә. Ә сюжеты Америка солдатларының Гыйрактагы вәхшилегенә корылган.

Русия халыклар дуслыгы университеты студенты Мәликә Гыйлманова фикеренчә, төрек сериаллары әкияткә охшаган.

Мәликә Гыйлманова
Мәликә Гыйлманова
“Төрекләр әкияти дөньяда яши бит. Алар үзләре дә Төркияне әкият дип уйлыйлар. Мәхәббәт турында сериалларны хәтта ир-атлар да яратып карый. Якын Көнчыгыштагы популярлыгын сыйфатта күрәм, чөнки гарәп илләрендә яхшы сериаллар төшерә белүләренә шикләнәм. Миңа, мәсәлән, “Muhteşem Yüzyıl” сериалы ошый. Әмма мин аны мәхәббәт өчен түгел, ә сыйфатлы булганы өчен карыйм. Аны Көнбатышка да саттылар бугай әле. Төркиядә Yalan Dünya сериалын бик нык яраталар. Олылар да, яшьләр дә карый.

Төрек сериалларының үз нюанслары бар. Беренчедән, ул һәрвакыт әкият. Ә әкият бөтен кешегә дә кызык. Аларның сюжетлары һинд сериалларына охшаш. Рухи кичерешләр, яралы язмышлар никадәр күп булса, сериалның рейтингы югары була. Сәяси моментны да читкә этәрмәс идем. Хәтерләсәгез, АКШта 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң романтик комедиялар артып китте. Төркия дә шул юл буенча бармакчы, ахры”, дип уйлый Мәликә Гыйлманова.

Хәтта Израил дә төрек сериалларына өстенлек бирә икән. Бөтен дөнья телеканалларында Латин Америкасы сериаллары кимеде, илләрнең үзләренә җитештерү кулайрак. Ә Татарстан һаман да Бразилия һәм Мексика сериалларын татарча сөйләтә. Педро, Хосе, Мария-Клаудия язмышларын караганчы, үзебезнең холкыбызга якын төрек сериалларын тәрҗемә итү күпкә акыллырак адым икәнен аңлау кыен түгел. Ләкин әлегә татарча каналлар бу мәсьәләдә бик ашыкмый.

Измир татар җәмгыяте җитәкчесе Бехзат Акташ төрек сериалларын күбрәк олылар карый дип уйлый.

Бехзат Акташ
Бехзат Акташ
“Без яшь чакта АКШ киноларын карап үстек. 10 яшьтән башлап тормышымда гел Һолливуд кинолары булды. Бу халык ихтыяҗын тиешенчә канәгатьләндерде дип әйтә алам. Бүгенге көндә миңа 60 яшь. Безнең кинотеатрларга гел йөреп торырга мөмкинлегебез юк. Ә менә яшьләр анда еш булалар. Шуңа күрә олырак кешеләр сериаллар карауны кулай күрә. Соңгы елларда төрекләр андый сериалларны бик күп эшләде. Өстәвенә, безгә төрек менталитеты бик якын. Ә яшьләр әлегә төрек мәдәнияте белән якыннан таныш түгел.

Шәхсән мин бик кызыксынып “Öyle bir geçer Zaman ki”, “Fatmagülün Suçu” сериалларын яратып карыйм. “Kurtlar Vadısı “ башта халыкта зур кызыксыну уяткан иде, әмма соңгы елларда туйдырды. 1980-1990 елларда Төркиядә мафиялар күп иде. Аларны бетергән полиция хезмәткәрләре турында күп фильмнар төшерелде. ‘’Kurtlar Vadısı” да төрек полисменнары батырлыгы турында төшерелде”, диде Бехзат Акташ.

Төрек сериалларының популярлыгы Төркиянең дөньяда тоткан урынын да билгели дип уйларга хокукыбыз бар. Массакүләм сәнгать аша мәмләкәтне популярлаштыру – иң яхшы ысул икәне аерымачык. Шуңа күрә, Төркия үзенә туристлар да җәлеп итә, хөрмәтен дә арттыра.
XS
SM
MD
LG