Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар матбугаты абунәчеләрне саный


Башкортстандагы татар басмалары
Башкортстандагы татар басмалары

Башкортстанда кайбер матбугат басмалары үз укучыларын югалтса да, татар басмалары үз абунәчеләрен әле саклап кала.

Башкортстанда бу елның икенче яртысына газет-журналларга язылу нәтиҗәләре мәгълүм булды. Кайбер матбугат басмалары үз укучыларын югалткан бер вакытта татар басмалары үз абунәчеләрен саклап кала.

Быелгы икенче яртыеллыкка газет-журналларга язылуда административ басым кулланылмауга карамастан, рәсми басмалар үз укучыларын, гомумән алганда, саклап кала алган. Шулай да, кайбер газет һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты. Ә, гомумән алганда, Башкортстан республикасы матбугат басмалары алдыручылар саны буенча Русиядә беренче урында, икенче урында – Татарстан. Башкортстанда 1 мең кешегә 501 данә басма туры килә. Ил буенча уртача күрсәткеч нибары 217 данә генә”.

Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдәгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.

Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражны саклап калган. 30 меңнән артык укучы язылган аңа. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 6 мең данәгә җиткән ул. Балалар өчен нәшер ителүче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.

Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. 30 меңгә якын укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында “Кызыл таң” газеты да үз укучыларын саклап кала алган. Әле бу басмага 17 меңнән артык кеше язылган. Республикадагы яңа татар басмасы – хатын-кызлар өчен чыга башлаган “Диләфрүз” журналы да үз укучыларын арттыра бара. Аңа почта бүлекләре аша язылучылар узган яртыеллыктагыдан да артачак дип көтелә. Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер да бик аз инде.

Алдагы елларда Башкортстан рәсми газет-журналларының язмышы бөтенләй дә билгесез. Ни өчен дигәндә, республика хөкүмәтендә рәсми басмаларны бюджеттан финанслауны туктату програмы әзерләнә. Аларның кайберләре тәмам ябылырга мөмкин, ә исән калганнарына хөкүмәт акчаларны контракт нигезендә генә бүләчәк, дип көтелә. Матбугат басмалары исә нәшриятлар белән берләштерелеп, уртак һолдинг канаты астына кертеләчәк, дип фаразлана.

Шулай итеп республика журналистларын яңа тетрәнүләр көтә. Шулай да Башкортстанның элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов әйтүенчә, республикадагы бюджет басмалары барыбер ярдәмсез торып калмаячак. Бигрәк тә милли басмалар хөкүмәт ярдәменә өмет тота ала, ди ул.
XS
SM
MD
LG