Шимбә көнне Каһирәдә Мисыр җитәкчелеге белән очрашу вакытында АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон 250 миллион долларлык кредит вәгъдә итте.
АКШ шулай ук Мисырга ярдәм итү максаты белән 60 миллион долларлык инвестиция фонды оештырырга җыена.
Клинтон Мисырның яңа президенты Мөхәммәт Мурси белән очрашты һәм АКШның Мисырда башланган демократиягә күчеш процессын яклавын белдерде.
Клинтон Мурсиның барлык Мисыр халкы, шулай ук хатын-кызлар һәм азчылыклар хокукларын яклаячагы турындагы белдерүен хуплады.
Бүген АКШ Дәүләт секретаре Мисырның Югары хәрби шурасы башлыгы Хөсәин Тантави белән очраша.