Accessibility links

Лавров: Русия Сүриягә карашын үзгәртмәячәк


Сергей Лавров
Сергей Лавров
Аннан белән булачак сөйләшүләр алдыннан Лавров матбугат очрашуы үткәрде. Аның сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелекнең төп максаты - Сүриядә кан коюны туктату.

Министр Русиянең көнбатыш илләр, гарәп илләренең бер өлеше һәм Төркиядән аермалы буларак, президент Бәшәр Әсадны хакимияттән читләштерүгә каршы булуын янә белдерде.

Бүген Димәшектә, күрүчеләр хәбәр итүенчә, бәрелешләр булды. Узган елгы яз көнге бәрелешләрдән дә катырак булды дип хәбәр ителә. Сүрия башкаласының күп кенә өлешләрендә атышканнар. Мина аткычлар кулланылган. Корбаннар турында әлегә хәбәрләр юк.
XS
SM
MD
LG