Accessibility links

Сабантуйлар сезоны быел Лондонда тәмамланды


Британия тарихында анда беренче Сабан туе узды. Татар халкының милли бәйрәме шәһәр үзәгендә, Wembley Park мәйданында үтте.

Бүгенге көндә Британиядә татарлар саны күп түгел. Бу мәмләкәт татарларга әллә ни якын саналмый. Әмма соңгы елларда татарлар бу җирләргә дә төпләнә башлады. Уку йортлары абруйлы саналган Британиягә, күбесенчә, студентлар килә. 14 июльдә узган Сабантуй аларның барысын да берләштерде.

Бәйрәмне оештыруда Британия татар җәмгыяте зур көч куйган. Сабантуена Европаның башка илләрендә яшәүче татарлар да килгән.

Башта татарлар бәйрәмгә ризалык ала алмыйча тилмергәннәр, чөнки бу көннәрдә Лондонда мулдан яңгыр яуган һәм нәтиҗәдә Сабантуй уздырасы кырда электр чыбыкларын үткәрергә мөмкинлек булмаган. Әмма бер көн алдан урынны тикшергәч, анда мондый куркынычның янамавы ачыкланган.

Әлегә оештыру эшләрен башлап йөрүчеләр саны күп түгел, әмма Сабантуйны ел саен оештырырга ниятлиләр, шуңа күрә татар мәхәлләсен төзү процессы яңа гына башлана, дип әйтергә була.

Катнашучылар арасында Элина Юмашева да бар, ул үзе Уфаныкы, хәзер Эдинбургта яши:

"Сабантуй бик уңай тәэсирләр калдырды, чөнки бик күп позитив кәеф алдык. Без үзебезне бер зур гаилә кебек хис иттек. Сабантуй кебек бәйрәмнәр татарларны берләштерергә сәләтле. Оештыручылар зур көч куйдылар, чөнки алар аны нибары бер ай вакыт эчендә башкарып чыктылар, кунаклар өчен зур бәйрәм ясадылар. Сабантуйдан соң калган тәэсирләр – иң мөһиме! Быелгы чарага йөздән артык кеше килгән иде.

Британиядә татарлар күпләп яшәгәнен Сабантуй аша белдек. Яңадан мондый чаралар булып торса, барысы да ярдәм итәр дип өметләнәм. Оештыру эшләре чарланса, тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрербез дип уйлыйм. Әгәр Сабантуй үткәрүне һәр ел дәвам итсәк, аның җанатарлары артып кына китәр", ди Элина.

Әлфия Әхмәтова - оештыручы. Украинада туып-үскән, Лондонда укый:

"Башта аз кеше килер һәм бөтен тырышлыкларыбыз юкка китәр дип борчылган идек. Әмма килгән кешеләр бик күп булды. Оештыручыларга бик куанычлы булды. Мондый чараларны гел оештырып торырга, ешрак очрашырга кирәк. Шул очракта гына кешеләрнең берләшү теләге барлыкка килергә мөмкин.

Кәефне бераз һава торышы бозды-бозуын. Яңгыр яумыйча, кояш чыгып торса, нәкъ авылдагыча үтәргә тиеш иде. Халык ярышларда бик артив катнашты, аннары бөтенебез пылау ашадык. Аны пешерергә “Паша” рестораны ярдәм итте. Литва һәм Швециядан кунаклар чыгыш ясады. Тормыш иптәше татар булган инглизләр дә бик кызыксынып утырды. Миннән кала, оештыруда актив катнашкан Рамил, Дамир һәм Артурга зур рәхмәт белдерәсе килә", ди Әлфия.

Венера Адамович Питерборода яши, Пермь якларындагы Бардада туып-үскән:

"Сабантуйга бик барасым килгән иде һәм анда эләккәч, бик шатландым. Моңарчы Британиядә татар дусларым юк иде, ә Сабантуй аркасында яңа дуслар белән таныштым. Бәйрәмдә хөкем сөргән атмосфера, бер-береңә мөнәсәбәт ошады. Кайвакыт үземне Англиядә түгел, ә туган ягымда кебек хис итә башладым, чөнки күптәннән татар телен ишеткәнем юк иде.

Британиядә татарлар саны күп түгел, дип уйлыйм, күбесе белми дә калгандыр. Оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Барысы да бик яхшы үтте. Икенче елга тагын да күбрәк кеше килер дип өметләнәм", дип белдерде Азатлык радиосына Венера Адамович.

XS
SM
MD
LG