Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта мөселманнар урамда намаз кылып җыеннар канунын бозды


Русия юстиция министрлыгының Приморье крае идарәсе Приморье мөселман казыятенә канун бозулары турында кисәтү ясады.

Гыйбәдәт бүлмәсе Владивосток шәһәрендә Шепетков урамындагы бер торак йортның беренче катында урнашкан. Анда урын җитмәү сәбәпле мөселманнар намаз кылырга дип ишек алдына җыела торган булган.

Русия кануннары нигезендә гыйбәдәт һәм дини йолалар бары тик моның өчен аерым билгеләнгән биналарда башкарыла ала. Урамда җыелып намаз кылу исә – урам җыеннары һәм йөрешләр уздыру турындагы канунны боза, диелгән Русия юстиция министрлыгының Приморье крае идарәсе белдерүендә. Мөселманнар ишек алдында намаз кылачакларын хакимиятләргә алдан хәбәр итмәгән.

Юстиция министрлыгының Приморье крае идарәсе мөселман оешмасына кисәтү ясады.

Владивостокта мәчет нигезенә таш 30 июньдә салынды. Тантанада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат Таҗетдин, Приморье крае вице-губернаторы Ирина Василькова, Владивосток имам-хатыйбы Габдулла Ишмөхәммәтов катнашты.
XS
SM
MD
LG