Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең баш консулы Әхмәт Акынты Казандагы эшен тәмамлый


Әхмәт Акынты
Әхмәт Акынты
Төркиянең Казандагы баш консулы Әхмәт Акынтының Татарстан башкаласында эшен тәмамлавы алдыннан аның белән президент Рөстәм Миңнеханов очрашты.

Миңнеханов Акынтыга Татарстан белән Төркия арасында мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлекне үстерү өчен рәхмәтен белдерде. Акынты консул булган дәвердә “Кастамону Энтегре” һәм “Шишеҗам” ширкәтләре белән уртак проектлар башкарылды.

Акынты исә үзенә булган җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәтен белдереп, Татарстанда эшләүнең үзе өчен зур дәрәҗә икәнен билгеләде.

Консул Акынты, шулай ук Төркия мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнай һәм Татарстан рәсмиләре катнашында ачылган “Төрекләр күзе аша Казан һәм Татарстан” исемле күргәзмә консуллыкта 7 августка кадәр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG