Сүрия башкаласы Димәшктә хөкүмәт бинасы янында кораллы оппозиция һәм хөкүмәт гаскәрләре арасында бәрелешләр булды.
Димәшктә яшәүчеләр әйтүенчә, армия якшәмбедән бирле сугышлар дәвам иткән шәһәр читенә бүген артиллериядән аткан.
Кичә Димәшектә булган шартлауларда өч югары дәрәҗәдәге түрә үтерелде. Оппозиция вәкилләре, хөкүмәт гаскәрләренең туктаусыз атып торуын кичәге хәлләргә аларның җавабы, дип белдерде.
Президент Бәшәр Әсад шартлаулардан соң халык алдында күренмәде, бернинди белдерүләр дә ясамады.
Сүриянең оппозициядәге берләшкән милли шура башлыгы Абделбассәт Сида Димәшектәге шартлаулардан соң хөкүмәткә каршы күтәрелешләр «борылыш ноктасына» җитте дип белдергән иде.
Бүген БМО Иминлек шурасы Көнбатыш илләр тәкъдим иткән Сүрия хакимиятенә чикләүләрне катылату резолюциясен карый. Кытай һәм Русия бу документка вето салыр дип көтелә.