Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан төрмәләр идарәсе 900 тоткын ачлыгын кире какты


Башкортстандагы төрмәләр идарәсе вәкиле Илшат Бикбулатов хокук яклаучыларның Салават шәһәрендәге төрмәдә 1100 кешенең 900е ачлык игълан итте дигән хәбәрен кире какты.

Бикбулатов сүзләренчә, 118 кеше төрмәдә әзерләнгән ризыктан баш тартулары турында гариза язган. Янәсе алар үзләренә җибәрелгән ризыклар белән генә туклана.

Элгәре төрмә хезмәткәрләре бер тоткынны кыйнап, ул хастаханәдә үлгәнгә, ачлык игълан иткәннәр, дип белдерелгән иде.

Төрмәләр идарәсе вәкиле ниндидер “махсус чаралар” куллануны кире какмый, әмма белгечләр аны сәламәтлек өчен зыянлы түгел дип белдергән. Прокурор да канун бозулар тапмаган.

Бикбулатов сүзләренчә, әлегә үлемнең сәбәбе ачыкланмаган.
XS
SM
MD
LG