Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат: Салават төрмәсе кыйнап үтерелгән тоткынның мәетен күрсәтүдән баш тарта


Башкортстан тикшерү комитеты Салават шәһәре колониясенең бер хезмәткәренә җинаять эче ачылуын хәбәр итте. Узган атнада анда тоткын Сергей Ласько үлде. Адвокат Алмира Жукова, Ласько кыйнап үтерелгән, дип хәбәр итте. Тоткыннар моңа протест белдереп ачлык игълан итте. Биш кеше кан тамырларын кисте.

"Колониядә тоткыннарны кыйныйлар. Аларның тәннәре баштан аякка кадәр кара янган, күт битләрендә тиреләре суелган. Ласьконы кыйнаганда барысына да аның ачы тавышы ишетелеп торган. Колония җитәкчелеге аның мәетен яшерә, күрсәтергә теләми. Аны яшереп алар үз җинаятьләрен яшерергә тырыша. Ласьконың якын туганнары юк, бу бик кулай булачак," диде адвокат "Дождь" телевидениесенә.

Кичә Салават шәһәрендәге төрмәдә 1100 кешенең 900е ачлык игълан итте дигән хәбәрне Башкортстандагы төрмәләр идарәсе вәкиле Илшат Бикбулатов кире каккан иде.

Бикбулатов сүзләренчә, 118 кеше төрмәдә әзерләнгән ризыктан баш тартулары турында гариза язган. Янәсе алар үзләренә җибәрелгән ризыклар белән генә туклана.
XS
SM
MD
LG