Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада интернет-блоггерлар хөкем ителде


23 июль Уфада экстремизм, түрәләрне тәнкыйтьләү һәм башкорт халкы вәкилләрен мыскыл итүдә гаепләнүче бер төркем галимнәр, тарихчылар, журналистлар өстеннән мәхкәмә эше тәмамланды. Мәхкәмә утырышлары дүрт ел буе барды.


2008 елның 8 маенда бер төркем башкорт депутатлары һәм ул вакытта Башкортстан тәхетендә Мортаза Рәхимовны алыштырырга омтылучы республика премьеры Раил Сарбаевның таләбе буенча, шул ук Сарбаевны, Рәхимовны, башкорт милләтчелеген сәнәккә элүче "Уфагуб" сайты эшчәнлегенә катнашлыклары бар дип исәпләнгән шәхесләргә карата җинаять эше ачылган иде. Ул кешеләрнең өйләрендә, эш урыннарында 2008 һәм 2009 елларда тентүләр үткәргәннән соң һәм аларны ун көн чамасы зинданда тотканнан соң, 2010 елның җәендә мәхкәмә эше башланды. Мәхкәмәгә тартылучыларга мәгълүмат чарасы аша экстремистик гамәлләр кылуга чакыру, экстремистик оешма төзү, милләтенә карап мыскыл итү гаебе тагылды.

Мәхкәмәгә тартылучы бизнесмен һәм тарихчы, кеше хокукларын яклаучы Николай Швецов, тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрәфыйков һәм Игорь Кучумов, башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевның һәм Зәки Вәлидинең кырын эшләрен ачып салган тарихчы Сергей Орлов һәм блоггер Константин Нестеров үзләрен гаепле дип танымадылар, бу процессны “сәяси процесс” дип бәяләделәр.

Дүшәмбедә Уфаның Ленин районы мәхкамәсе хөкемдары Руслан Яруллин өч сәгатьтән артык мәхкәмә карарын укыды. Нәтиҗәдә, ул Николай Швецовны шартлы рәвештә дүрт елга, Илдар Габдрәфиков, Игорь Кучумов һәм Сергей Орловны ике елга, блоггер Нестеровны бер елга, шулай ук шартлы хөкем итте.

Кеше хокуклары хәрәкәтенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе, мәхкәмәдә җәмәгатьчелек яклаучысы буларак катнашкан Леонид Чернов шуларны сөйләде:

Леонид Чернов
Леонид Чернов
“Мин мәхкәмә башланганннан, ягъни 2008 елдан ук җәмәгатьчелек яклаучысы булып катнашып киләм. Бу утырышка мине чакырып та тормадылар, шулай булуга карамастан, бардым. Анда карарны федераль кануннар кысасында ирештерделәр. Карарны уку гына да ярты көннән артыкка сузылды. Җәмәгатьчелек микрофон аша укырга чакырса да, колак салмадылар. Карар белән килешми, Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә булдык. Шуны да әйтергә кирәк, мәхкәмә мондый карар чыгарырга мәҗбүр булды. Чөнки шулай итмәсә дүрт ел барган уйдырма эшне башлаучы тикшерү бүлеге үзе гаепле булып кала иде”.

Хөкем ителүчеләрнең берсе – тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков:

Илдар Габдрәфыйков
Илдар Габдрәфыйков
“Уфагуб”та башта Айрат Дилмөхәммәтовның мәхкәмә тарафыннан соңрак экстремист эчтәлекле дип табылган язмасы чыккан иде. Дөрес, сәхифә аны гәзиттән күчереп баскан иде. Айрат Дилмөхәммәтов хөкем ителде, ул бүгенге көндә ирегеннән мәхрүм. “Уфагуб” ябылды. Шуннан “тазарту эшләрендә” чират безгә җитте. Бу эшләр Мортаза Рәхимов вакытында ирекле сүз җиткергән сәхифәгә каршы махсус башланган иде. Ул режим китсә дә, элек аңа хезмәт итүчеләр урыннарында калды. Шуңа үзләре гаепле булып калмас өчен эшне япмый төгәлләп куйдылар.

Без Югары мәхкәмә гадел карар чыгарыр дип өметләнәбез. Ул да безне канәгатьләндермәсә, Европа мәхкәмәсенә кадәр барып җитәчәкбез һәм күрелгән рухи зыянны да каплауларын сораячакбыз. Чөнки безнең эш гадел”, диде Илдар Габдрәфыйков.
Илдар Габдрәфыйков белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:20 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG