Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария Казан универсиадасында катнашуын беренче хәбәр итте


Казанда 2013 елда үтәчәк җәйге универсиадада катнашуларын раслап беренчеләрдән булып Швейцария студентлары хәбәр итте. Соңгы дистә елда халыкара студент уеннарында Швейцариядән йөзгә якын яшь спортчы катнашып килә.

Универсиадага чакырулар уеннар башланырга нәкъ бер ел кала – 6 июльдә җибәрелде. Чакыру хатлары төрле илләргә, Халыкара студент спорты федерациясенә кергән һәм кермәгән студент спорты комитетларына җибәрелде.

Универсиадага Казанга 170ләп ил вәкилләренең килүе көтелә, дип хәбәр итте «Казан 2013» уеннарын оештыру идарәсе.
XS
SM
MD
LG