Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядән Төркиягә 12 рәсми качты


Сүриядән Төркиягә тагын 12 рәсми кеше качты, алар арасында Латакия шәһәре полициясе урынбасары бар. Соңгы бер тәүлек эчендә Төркиягә 600ләп качак килде. Бүгенге көндә Төркиянең качаклар лагерьларында 43 меңнән артык кеше бар.

Сүриянең Алеппо шәһәрендә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында бәрелешләр дәвам итә. Ике як та үз уңышлары турында белдерә. Якшәмбе кич хөкүмәт көчләре шәһәрнең Сәләхетдин бистәсен үз контроленә алулары турында белдерде. Анда гыйсьянчылар көчләре тупланган дип санала иде. Оппозиция исә хөкүмәт көчләренең һөҗүменә каршы торулары турында белдерде.

БМО мәгълүматларына караганда, Алепподан инде 200 меңләп кеше киткән.

Бүген Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус, Франция БМО Иминлек Шурасында август аенда рәис булгач та Сүриягә багышланган ашыгыч утырыш уздырачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG