Accessibility links

Уфада гыйбадәт кылучы карт һәйкәле янган


Хәмзә мәчете
Хәмзә мәчете

Уфаның Сипай бистәсендәге Хәмзә мәчете каршына куелган һәйкәл ачылуына өч көннән соң көлгә әйләнде.


Башкаланың Октябрь районындагы Сипай бистәсендә алты ел элек Хәмзә мәчете ачылган иде. Аны эшкуар Хәмзә хәзрәт үз исәбенә төзетеп, бүген шул мәчетнең имам хатыйбы вазифасын тарта. Шуны да әйтергә кирәк, ул барлыгы 14 мәчет төзеткән, моның өчен Русия мөселманнары башы мөфти Тәлгат Таҗетдин аңа могтәбәр мөфти исеме биргән.

Хәмзә мәчете каршына пластмассадан эшләнгән, бронза төскә буялган гыйбадәт кылучы карт һәйкәле куелган иде. Шул бер төн эчендә янып бетте. Бу хакта Хәмзә хәзрәт шуларны сөйләде:

Хәмзә хәзрәт
Хәмзә хәзрәт
“Миңа бер карчык нәни генә сувенир бүләк иткән иде. Анда гыйбадәт кылучы карт сурәтләнгән. Без шуны зурайтып мәчет алдына куярга булдык. Мин мәчеткә сыннар, һәйкәлләр, сурәтләр куярга ярамаганын беләм. Һәйкәлне мәчет алдына куйдык. Ул миңа 80 мең сумга төште. Өч көн утырганнан соң аны яндырып киткәннәр.

Мин аны кабат эшләтергә уйлаган идем, бер чечен милләтеннән булган кеше "тагын яндырулары ихтимал" дигәч, башка һәйкәл куярга булдык. Анда ачып куелган Коръән китабы булачак. Һәйкәлне кемнәр яндыруына килгәндә, әлегә алар тотылмаган. Шулай да мин аларның ваһһабитлар булуына шикләнмим. Алар һәйкәлне яндырганчы дөрес эшләмәвем турында килеп әйтсәләр дә була иде бит”.

Һәйкәл шушы сувенирдан күчерелгән булган
Һәйкәл шушы сувенирдан күчерелгән булган
Хәмзә хәзрәт әлеге мәчетне ун ел буе төзеткән иде. Соңгы елларда аның ихатасында Никах йорты да ачылды. Республикадагы башка мәчетләрдә бер генә аерым Никах йорты да юк. Әлеге йортта Никах укулар, сабыйларга исем кушулар башкарыла. Чират торып, алдан язылып әлеге йолаларны башкаралар. Мәчеткә йөрүчеләр бик күп булу сәбәпле, аны зурайту эшләре дә башланган иде, ләкин ул туктап калган. Моның сәбәпләрен Хәмзә хәзрәт шулай аңлатты:

“Мин мәчет төзегәнгә алты ел узса да, аны теркәтә алмыйм. Бөтен документлар әзер. Чөнки сорыйлар. (Ул кулы белән акча сорау мәгънәсен ишарәләде). Ә мин изге йорт төзетер өчен бирә алмыйм, чөнки бу гөнаһ була.

Куелачак һәйкәл өлгесе
Куелачак һәйкәл өлгесе
Уфа мэрлары үзгәрде, президентлар алышынды, ләкин үзгәреш юк. Җир идарәсе мәчет төзегән урынны канунлаштырудан баш тарта”.

Мәчеткә йөрүче мөселманнар каршылык чарасы уздыру турында да уйлый. Ләкин Хәмзә хәзрәт аларны тыеп килә. Ул моны үзенә һәм мәчеткә басым тагы да көчәюе мөмкин дип аңлата.

Хәмзә мөфти Казандагы дини лидерларга һөҗүм, мондагы һәйкәл яндыруларны традицион исламга карата ачылган сугыш дип аңлата һәм андый фаҗигаләрнең бу башы гына дип фаразлавын дә әйтте.
XS
SM
MD
LG