Times газетында Британиянең бер төркем сәясәтчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләренең Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгате басылды. Алар бөтен сәяси тоткыннарны кичекмичә азат итәргә чакыра.
Бу мөрәҗәгатьтә телгә алынучылар арасында ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский, Pussy Riot төркемендә катнашучылар, “Башка Русия” фиркасе активисты Таисия Осипова бар.
Мөрәҗәгатьтә: “Без барыбыз да Русия һәм Британия арасында мөнәсәбәтләрнең яхшыруын теләүчеләр, әмма бу хокук принциплары өстенлегенә йогынты ясаган атмосфера булганда гына тормышка аша ала”, диелә.
Бу ачык хат Путинның Британиягә 2 август көнне булачак сәфәре алдыннан басылды.
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар арасында Британиянең элекке тышкы эшләр министрлары Малколм Рифкинд, Дэвид Мэлибенд, режиссер Терри Һиллиам һәм башкалар бар.